erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әни, безгә 10 мең сум акча бирәләр икән..."

Безнең 11 яшьлек малай “10 мең сум акча” турында урамнан иптәшләреннән ишетеп кайтты.

 

 “Әни, безгә 10 мең сум акча бирәләр икән, кибеткә чыгып, миңа футбол уйнарга яхшы туп, аякка бутсы, капкада торырга перчатка алырбыз әле!” – димәсенме!

Төшенгәнсездер, сүз 6 яшьтән 18 яшькә кадәрле балаларга дәүләт тарафыннан 10 мең сум акча бирелүе хакында бара. Без бу турыда  Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән  сөйләштек.  “Дәүләт ярдәме – бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча 2003 елның 3 июленнән 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балаларга бирелә, – дип аңлатты Рузия Илсуровна. – Бу пособие 18 яшьтән 23 яшькә кадәр мәктәп программасы буенча укуын дәвам итүче мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә каралган. Гаризалар өч ай дәвамында октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Әлеге акчаны Татарстанда 563 мең бала алачак. Ә Арча районы буенча күпме бала алачак – андый мәгълүмат юк бездә. Пособие август аенда бирелә башлады. Гаризаларны соңга калмыйча бирергә кирәк”.

Районда 10 мең сумны күпме бала алачагын район мәгариф идарәсеннән белештек. Анда мәктәптә укучы һәм быел мәктәпкә укырга керүче балаларның санын кушып, якынча санны әйттеләр. 6 мең чамасы.

Чәршәмбе көнне сәгать 11ләр тирәсендә Арча кибетләренә чыгып кердек. Максатыбыз балалары белән кибетләргә уку кирәк-яраклары алырга чыккан әти-әниләрне күреп сөйләшү иде. Башта урам базарына кердек. Тыныч. Алай бала-чага белән төркем-төркем йөрүчеләр күренми. Шулай да мәктәпкә кием алырга чыгучылар бар. Әнә, кызы белән бер ана мәктәпкә кием сайлый. “Кырлайдан килдек. Миләүшә булам”, – дип таныштырды ул үзе белән. “10 мең сум пособиене алдыгызмы әле?” “Алдык”, – дип җавап бирде Миләүшә. “Акча бирүләре бик әйбәт булды”, – дип сүзгә кушылды икенче бер ханым. Диләрә (шулай дип таныштырды) мәктәптә укучы улы, ире белән Сабадан килгән. “Хәзер бала әйберләре кыйммәт, хезмәт хакын нәрсәгә генә җиткерәсең?! Арзанын алсаң – ул аяк киемнәре берничә көнлек кенә. Кыйммәтрәгенә акча җитми. Узган ел да дәүләт биргән 10 меңгә, ул 10 меңне ике тапкыр бирделәр бит әле, аяк киемен дә, сумка, спорт ыштаны, мәктәп костюмын – барысын да юньлерәген алдык. Рәхәтләнеп киделәр. Быел да шул 10 меңне тотып килдек инде кибеткә. Сайлап йөрибез менә...”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Якындагы зур киемнәр кибетендә шулай ук сатып алучылар күп түгел иде. Бер гаилә мәш килеп аяк киемнәре карый. Түбән Орыдан Зөлфия, Рәзил Мөхәммәтшиннар 7 сыйныфка баручы кызлары һәм 1нче сыйныфка керүче уллары белән мәктәп кирәк-яраклары алырга килгәннәр. “Безнең өч балабыз бар, – дип сөйләделәр. – Үзебез фермада эшлибез. Дәүләткә рәхмәт инде, ярдәм итеп тора. Әнә, кызның аягындагы  кроссовкаларны әле алдык...” Касса янында бер ханым: “Хәзер мәктәп үзе әйтеп тора нәрсә аласын, акчаңны җиткер генә!” – диде.

Арча үзәгендәге кибетләр рәтендәге ике катлы базарга күтәрелдек. Залларда тынычлык хөкем сөрә. Ара-тирә, балаларын ияртеп, сумка, кием караучы ата-аналар очрый. Ике улы белән мәктәп сумкаларын караучы   ханым янына тукталдык. “Коркачыктан килдек. Лилия Зарипова булам, Аллага шөкер акчаны алдык”, – дип, бик ачык итеп сөйләште Лилия ханым. “Тагын балаларыгыз бармы?” “Дүрт бала әнисе мин. Икесе кечерәкләр әле. Ярдәме өчен дәүләткә рәхмәт инде. Баланы мәктәпкә әзерләү өчен 10 мең сум гына җитми. Кимендә 15 мең сум акча кирәк”.

Ә бер ана, хәлләрен сорашкач: “Безнең белән дә кызыксынучылар бар икән”, – диде елмаеп. Аннан сөйләп китте: “Көн туса, балаларга нәрсә ашатыйм икән дим. Аларның бит аш кына ашап торасылары килми. Тегене сорыйлар, моны... Бала үстерүләре бик кыен. Элек бар да юклык белән үскән. Хәзер башкача. Велосипеды да кирәк, яхшы кроссовкасы да... Бер-берсеннән күрәләр”. “Акча килдеме әле, киемнәр алдыгызмы?” “Акчасын алдык, тотып та бетердек инде. Арзанлы кибеткә кердек тә, барысын да җыеп чыктык. Тырышабыз инде. Кадерне белерләрме, юкмы?” Исемен сорагач: “Анысы әһәмиятле түгел, безнең кебекләр күп бит, кайсы исемне генә язып бетерерсез икән. Ләйсән, Лилия, Гөлфирә... Ул акчаны ай саен биреп торсыннар иде. Балаларны бит ил өчен үстерәбез!”

Менә без Арчаның арзанлы кибетендә. “Уку елы алды. Ничек сездә кеше юк?” – дип сорыйм кибетчедән. “Мәктәпкә киемне җыйдылар инде! Алган 10 меңне тотып бетерделәр!” – диде кибетче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X