Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ни чәчсәң, шуны урырсың

    – Әлеге зур мәгънәгә ия булган сүзләрне безгә  борынгылар әйтеп калдырган, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Игенчелек белән шөгыльләнүче кешеләр әйбәт орлык чәчкәндә генә уңышның мулрак буласын яхшы белгән.

    Элекке заманнарда игенчелек белән шөгыльләнүче кеше орлыкларның сыйфатын үзе билгели торган булган. Билгеле инде, уңышның иң яхшы өлешен орлыкка калдырган, аны кадерләп саклаган. Шулай итеп ул селекция эшен башлап җибәргән, яхшы орлыкларны башкаларга да биргән.

    Орлыкларның сыйфатын приборлар кулланып билгели башлау вакыты итеп 1869 ел исәпләнә. Бу елны немец галиме Ф.Ноббе орлыкларны тикшерү станциясе оештыра. 1877 елда шундый ук станцияне Петербург шәһәрендә А.Баталин ачып җибәрә. Россиядә бу ел орлыкларны тикшерү хезмәтенең башланган елы булып рәсми рәвештә исәпләнә һәм әлеге истәлекле датага быел 145 ел тула.

    Казан губернасында 1911 елда Лаеш, Космодемьянск, Спасс тәҗрибә кырлары булдыру орлыкларның сыйфатын билгеләүнең башлангычы булып тора. Орлыкларның сыйфатын  кишәрлекләргә чәчеп үстерү юлы белән дә билгелиләр. 1920 елда Казанда тәҗрибә станциясе ачыла. 1928 елда орлыкларны контроль-тикшерү станциясе оештырыла, орлыкларга дәүләт күзәтчелеге үткәрү турында карар кабул ителә. Әлеге карарда әйтелгәнчә, халыкны яхшы сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү һәм начар сыйфатлы орлыкларга каршы көрәш, орлыклар сату-алуны көйләү максат итеп куела. Күпме вакыт үтсә дә, әлеге бурычлар бүген дә бик мөһим.

    Арчада орлыкларны контроль тикшерү лабораториясе 1932 елда барлыкка килә. Димәк, быел әлеге вакыйгага 90 ел тула. 1942 елга кадәр лаборатория белән  Хәерниса Низамиева җитәкчелек итә. 1942–1963 елларда – Г.Хәсәнова, 1963–1986 елларда – Нәсия Гайнетдинова, 1986–1995 елларда – Мәсхүт Фәтхуллин, 1995–2004 елларда – Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов, 2004–2008 елларда – Марат Вахитов, 2008 елдан – Рүзәл Мортазин.

    Арча районы сөрүлек җирләре мәйданнары буенча республикада иң зур район – 122 мең гектар. Әтнә районы аерылганчы 166 мең гектардан артык иде. Арчада һәм Олы Әтнәдә дәүләт орлык инспекцияләре эшләп килде. 1991 елда Әтнә районы оешкач Яңа Кенәрдә инспекция эшли башлады. Аның белән 17 ел дәвамында Рүзәл Мортазин җитәкчелек итте.

    2007 елдан дәүләт орлык инспекцияләре һәм үсемлекләрне саклау станцияләрен берләштерделәр. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге эшен башлап җибәрде.

    – Бүлек ике төп юнәлеш – орлыкчылык һәм үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан, чүп үләннәрдән саклау буенча хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән аңлашып эшлибез. Максатлар бер – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яхшы сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү, үсемлекләрне саклауның иң уңышлы алымнарын кулланып үсемлекчелек продукциясен арттыру, сыйфатын яхшырту, хуҗалыкларның икътисадын ныгыту.

    Алдагы ел уңышы өчен хәстәрлек көздән үк башлана. Иң элек ындыр табакларын, амбарларны, орлык складларын, чистарту машиналарын тикшереп чыгалар. Семинар-киңәшмәләрдә бурычларны җентекләп аңлаталар. Орлык мәйданнарын рәсми теркәү-сынау уздыралар. Орлык фондын формалаштыруга булышалар, сатуга әзерләнгән орлыклардан анализ алып сертификат бирәләр. Салынган барлык орлыкларның чәчүлек сыйфатларын тикшерәләр.

    Реклама

    2022 ел уңышы өчен 14449 тонна сабан орлыклары әзерләнгән. Тәэмин ителеш –  106 процент. Орлыкларның 40 проценты оригинал һәм элита категорияле. Көзен 15288 гектарда арыш һәм бодай чәчелгән иде. “Уҗымнарның кышкы чорга керүе уңай шартларда үтте, – ди Р.Мортазин. – Алар иң уңай срокларда чәчелде. 25 октябрьдә үсеш тукталды, туңган җиргә кар ятты. Район бүлеге белгечләре кыш дәвамында ничек кышлауларын тикшереп тордылар. Бу эш әле дә дәвам итә”.

    Үсемлекләрнең үсү сәләте лаборатория шартларында үстереп карап билгеләнә. Бу чорда кирәк булган шикәр күләме – 22–23 процент, нормага туры килә. Һава торышы кинәт җылытып, үсемлекләр үсә башлап һәм салкыннар кире кайтып тискәре йогынты ясамаса, уҗымнарның язгы үсеше әйбәт башланачак, ди белгеч.

    Хәзерге вакытта орлыкларны чәчү алды тикшерүе дәвам итә. Орлык агулау машиналарына техник карау үткәреп чыктылар, алар нигездә әзер.

    Районда орлыкчылык хуҗалыклары булу зур уңайлык тудыра. “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” хуҗалыклары, Хәйретдинов һәм Аксаков крестьян-фермер хуҗалыклары республикада да билгеле.

    Хуҗалыклар үсемлекләрне саклау чаралары туплау белән дә мәшгуль. Әмма авыруны дәвалау өчен башта дөрес диагноз кую шарт. Ә диагнозны белгечләр лабораториядә орлыкларны тикшереп карагач куя. Шуннан чыгып нинди препарат кулланырга,  кайсы срокларда чәчәргә дигән киңәшләрен бирәләр. Әгәр зарарлану дәрәҗәсе җиңелчә булса, биологик препаратлар куллану тәкъдим ителә.

    Район бүлеге коллективы алты кешедән тора. Баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов, әйдәп баручы агроном Дилә Бульмакова, беренче категорияле агрономнар Гөлшат Миннебаева, Рәзилә Тәхәвиева, Рәфия Әмирҗанова барысы да озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр, үз эшләренең чын осталары.

    – Шуларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең коллектив район бүлекләре арасында алдынгы урыннарны били, – ди җитәкче. – Аларның куллары аша ел дәвамында 2 тонна чамасы орлык уза. Һәр бөртек берничә кат җентекләп тикшерелә. Безнең белгечләр басуларга чыгып чәчүлекләрнең нинди  авырулар, корткычлар белән ни дәрәҗәдә зарарланган булуын ачыклыйлар.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: