Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әни сүзен кертеп сүгенә күрмәгез – суячаклар...

    Чир китәр... Гадәт китми, диләр шул...

    Шәһәр үзәгендәге кибетләр яныннан үтеп барам. Каршыга коляскасын туктатып телефоннан сөйләшеп торучы бер яшь кенә хатын-кыз очрады. Шундый яшь, чибәр, үзенең дә балалыктан чыгып кына килгән вакыты бугай. Русчалап, татарчалап кемнеңдер тетмәсен тетә бу, шундый итеп сүгенә, үтеп баручылар башларын чайкап борылып карый, ә моңа тирә-яктагылар бар ни, юк ни.

    Без мәктәптә укып йөргән елларда күрше  авыл егете безнең авылдагы бер кыз янына менеп йөрде. Шундый  матур итеп, озаклап  йөрделәр, инде өйләнешәләр, туй көннәре дә билгеләнгән, дип сөйләштеләр. Әмма ул көн җитте, кызны алырга килүче булмады. Авыл кешеләре моңа бик гаҗәпләнде һәм бу сер булып калды.

    Арчада эшли башлагач  миңа бу кеше белән юлда бергә кайтырга туры килде. Җайлап кына мин шушы серле вакыйга турында сорау бирдем.

    – Мин әни белән генә үстем, –  диде ул. – Әти сугыштан кайтмаган. – Әнинең нинди авырлыклар кичергәнен күреп үстем, әмма аның зарланганын, авыр сүз әйткәнен ишетмәдем. Аны акыллы, тәртипле, кадер-хөрмәттә тота торган килен белән куандыру хыялым бар иде. Мин шундый кызны таптым, дип уйладым. Ашыкмыйча, бер-беребезне өйрәнеп бетердек, дигәч кенә  өйләнешергә булдык. Туйга бар да әзер иде инде...

    Туйга берничә көн кала ул кыз авылына юл тота. Авыл янәшәсендә генә ферма, кыз шунда эшли. “Эшен төгәлләгәч бергә кайтырга иде исәп. Ферма ишеге янына килдем... һәм катып калдым: эчтән бик яман итем сүгенгән хатын-кыз тавышы килә иде. Бик яхшы таныш тавыш. Шунда минем күз алдына бичара әни һәм әни сүзен төрләндереп сүгенүче килен килеп басты. Тиз генә борылдым да, кире кайтып киттем. Шуның белән шул”.

    Безне армиягә баргач та кисәтеп куйдылар: частьта көньяк республикалар егетләре дә хезмәт итә, алар янында әни сүзен кертеп сүгенә күрмәгез – суячаклар...

    Реклама

     Мин инде  бу дөньяда шактый яшәгән кеше һәм әлегә кадәр һич аңлый алмыйм: сине тудырган, кадерләп үстергән әниләр ничек сүгенү сүзенә килеп кергән? Гомумән, нигә сүгенергә? Ачуың килгән кешегә аңлаешлы итеп әйтерлек  кенә сүз байлыгың булырга тиеш бит инде синең.

    Элегрәк эшләгән бер җитәкче турында өч сүзенең икесе сүгенү сүзе дип әйтәләр иде. Минем бер танышым тостлар әйткәндә дә “йомшак” итеп кенә булса да кыстыра андый сүзләрне.

    Бер әби белән бабай яшәгәннәр. Бабай бик яман сүгенә торган кеше булган. Беркөнне әби моңа әйтә икән, гөнаһларны күп җыйдың, бу килеш китә алмыйсың бит инде. Әйдә тавык суябыз да, мулла абзыйны чакыртып укытабыз, дип. Шулай эшләгәннәр дә. Ашап эчкәннәр, мулла догаларын укыган. Киенгәндә әйтә икән: “Фәлән абзый, ашыгыз бик тәмле булды, бер гөнаһың да калмады инде”, – дип. “Рәхмәт, мулла абзый, – дигән хуҗа. – Кара борыч кына булмады, ул булса авызыңны шулай итә иде”, – дип җаваплаган карт.

    Чир китә, гадәт китми, диләр шул...

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: