Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әни ышанмады...

    Җиңүне без бик тә теләдек!

    Арча онытылмый

    Мин Арча шәһәрендә 1938 елда тудым һәм шунда үстем. Бу чорның авырлыгын берәүгә дә теләмәс идем...

    Әтине (Бикмөхәммәтов Абдулла Шәяхмәт улы) бөтенләй хәтерләмим. Ул башта японнар, финнар сугышында була, 1941 елдан Германия белән сугышка керә. Ә 1941 елда туган сеңелкәшебез Мәдинәне әти күрми кала, чөнки ул туып өлгермәгән була. Авыр еллар... Ипине карточкага гына бирәләр, ипигә  төнге сәгать 12дә чиратка басарга кирәк.  Кайчакта ипи җитми дә. Язын, тездән пычракка батып, басуда черек бәрәңге эзлибез, колхозда терлек ашлыгы калдыкларын чәйнибез... Сабын, тоз белән дә кыен.  

    Мәктәптә уку әсбаплары, бина белән булган кыенлыкларны язып бетереп булмый. Барыбер дә белем алып, алга, киләчәккә омтылдык.

    Сугыш беткән көнне бик яхшы хәтерлим. 9 майда диктор Ю.Левитан хәбәр итте бу сөенечле хәбәрне. Яше, карты – бар да урамга чыкты. Көн бик җылы һәм кояшлы иде. Бар да капкаларын, ишекләрен ачып куйды, җыештырды, әмма күпләр моңсу иде, чөнки аларның якыннары – әтиләре, ирләре, уллары, кызлары, бертуганнары фронттан кайтмады... Сугыштан кайтмаганнар бик күп иде, һәр гаиләдә диярлек.

    Безнең дә гаиләгә күңелсез хәбәр килде. Әмма безнең әни моңа ышанмады. Әтине үз куллары белән җирләгән сугышчылар фронттан кайтып,  бу турыда сөйләгәч кенә әни ышанды...

    Әти сугышка киткәнче шофер булып эшләде. Райкомның 1нче секретарен йөртте. Һәм сугышта да 1941—1945 елларда шофер булып хезмәт иткән. Частьларга сугыш кораллары, киемнәр, башка кирәк—яракларны ташыган. Гомере 1945 елның маенда өзелгән. Гәүдәсе Берлиннан 90 км ераклытагы Кириц шәһәрендәге мемориал зиратка күмелгән. Мин сеңлем белән 1988 елдың 8 маенда әтинең каберенә бардым. Безне җирле властьлар бик яхшы кабул итте. Әтинең фамилиясе Арча шәһәрендәге мемориалга кертелгән, Татарстанның Хәтер китабында да бар ул. Ә менә без сугыш елы балалары беркайда да теркәлмәгән...

    Бергә укыган кайбер сыйныфташларның әтиләре сугышттан кайтты. Кайсының ике аягы да юк, кайсы яралы, авыру... Безнең буын әти—әнигә булышты, мәктәптә укыды, авырлыклар белән балачак, яшьлек дәвам итте... 1957 елда без укуны яңа мәктәптә тәмамладык. Ул вакытта мәктәп директоры Волков Александр Данилович иде. Укытучыларны да яхшы хәтерлим. Алар: ирле—хатынлы Мурзиннар, Соловьевлар, Моисеевлар, И.Н. Кулемин, И.А.Носов, И.П.Солдатова, М.Н.Черкасов, Л.С. Боровикова, Л.Л.Носкова һ.б. Шәп укытучылар иде. Аларның күп укучылары югары уку йортына керде. Һәм зур хәрефле кешеләр булдылар.

    Арчада спорт бик яхшы үсеш алган иде. Ә нинди көчле волейбол командасы бар иде! Җан—фәрманга футбол уйныйбыз! Көчле чаңгычылар... Күрше район командалары белән очрашып торабыз. Чаңгы буенча спорт осталары Юрий Демьянов, Александр Мурзин, А.Пашагин, Яңа Чүриледән бик көчле чаңгычы Сәгәдиев... Алар онытылмый...

    Мәктәптән соң без Казанга техник училищега укырга кердек. Ә язмыш безне, берничә егетне, илнең корыч йөрәге -- Магнитогорск шәһәренә китерде. Металлургия заводында 26 ел эшләдем. Заводта без Арча өчен заказлар да эшләдек.

    1984 елда, әни үлгәч, туган Татарстаныбызга кайттык.  Хезмәт стажым 47 ел. Арчаны онытып булмый... Хәтер гомерлек. Бүгенге яшьләр шуны онытмасын иде: 1945 елдагы Җиңүне без бик бик тә теләдек!

    Арчада яшәүче сабакташларым Виктор Харитоновка һәм Флера Маннановага кайнар сәлам!

    Харис Бикмөхәммәтов,

    Арча--Яшел Үзән шәһәре.

    “Магнитогорск эшчесе” газетасының

    элеккеге штаттан тыш хәбәрчесе.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: