erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ничек килеп эләктеләр? (+фото)

Яшьлек мәхәббәтләренә тугры калган парлар

Гашыйклар көнендә Питомник клубында искиткеч матур чара булды – яшьлек мәхәббәтләренә тугры калып, гомер юлларын озак еллар бергә үтүче парларны хөрмәтләделәр. Питомниктан 43 ел бергә яшәп, фланель туйларын билгеләп үтүче Саймә һәм Салихҗан Зариповлар, 35 ел иңне-иңгә куеп яшәп, мәрҗән туйларына килеп җиткән Гөлшәмия һәм Фоат Хәбибуллиннар, тимер туйларын бәйрәм итүче Наҗия һәм Зиннур Вәлиевлар, Арчадан 42 ел матур яшәүче Халисә һәм Ринат Бариевлар “Пар канат” дип аталган кичәнең төп кунаклары булды.

Салихҗан абый Түбән Курсадан. Күп балалы гаиләдә туа. Мәктәптән соң Үрнәк училищесында укый, армиядә хезмәт итә, кайткач үз авылында тракторда эшли. “Кыр батыры” “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була. Буш вакытларында гармунын кулына ала. 1977 елда Яшел Үзән районыннан Казанга килеп эшләүче чибәр кыз Саймәгә өйләнә. Бераздан гаилә Питомникка килеп яши башлый. Берсе тракторда эшли, икенчесе складта. Ике балалары туа. Әнә шулай еллар уза. Үрнәк гаилә санала бүген бу пар.

Шундый парларның тагын берсе – Гөлшәмия һәм Фоат Хәбибуллиннар. Мөндеш егете Фоат Үрнәк училищесын, аннан Пятигорскида электр техникумын тәмамлый. Мөндеш сельхозтехникасында эшли. Гөлшәмия Шекә кызы, “Северный” совхозында хисапчы. Язмыш бу ике йөрәкне көтмәгәндә кавыштыра. 35 ел инде матур гына гомер итәләр. Питомникка килеп урнашалар, берсе сөт комбинатына урнаша, икенчесе сельхозхимиягә. Өч кызлары туа. Хәзер әби-бабайны сөендереп оныклары үсеп килә.

– Мин аларны бал кортларына тиңләр идем. Күп итеп терлек асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Бик тырышлар, – ди алар турында Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина.

Наҗия һәм Зиннур Вәлиевлар күрше Теләче районыннан. Икесе бер мәктәптә укыйлар, шул елларда ук дуслашып йөриләр һәм дуслыкларының мәхәббәткә әверелгәнен сизми дә калалар. Гаилә корып җибәрәләр. Наҗия сатучы булып эшли, читтән торып кооператив техникумда укый. Зиннур совхозда җаваплы хезмәтләр башкара. Ике ул үстерәләр. Алар да хәзер дәрәҗәле урыннарны били.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ринат белән Халисә Арчада яши. Ничек бу кичәгә килеп эләктеләр икән, дип аптырарсыз. Халисә оешкан көннән Питомник клубында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр” ансамблендә җырлый, Ринат та концертларда катнаша. Ринат Арча егете. Халисәләр гаиләләре белән читтән Арча якларына күчеп кайтканда, кызга нибары өч яшь кенә була. Ринат заготконторада, санэпидемстанциядә, 2005 елдан ЗУЭСта эшли. Халисә башта аяк киемнәре фабрикасында цех мастеры була, ул таркалгач, ЗУЭСка килә һәм әлегә кадәр шунда диспетчер.

Бик матур пар бу. Икесе дә сәхнә йолдызлары, җырчылар. Менә дигән ике егет үстерделәр. Хәзер оныклары өчен куанып туя алмыйлар.

Парлар Арча ЗАГСының “Дан китабы”на куллар куйдылар. Балалары, туганнары, җитәкчеләрнең котлау сүзләре дә аларга юлланды, үзешчән артистларның чыгышлары да юбилярларга бәйрәм сәламе булып яңгырады. Киләчәктә дә шулай мәхәббәтләрененең кадерләрен белеп, яратып-яратылып яшәргә насыйп булсын үзләренә.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X