Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ничек Кушлавычка кайтмыйсың инде!

    Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рауза ханым шалтыратты. Сугышта хәбәрсез югалган туганы турында яздырасы килде

     

     

    “Җәләй бабайның ике кызы исән әле. Җәен Казаннан Кушлавычка кайтып яшиләр. Очрашып сөйләшә аласыз”, – диде ул. Ул кызларның берсе – Зөлфия апа белән элемтәгә кердек. Һәм менә без – Кушлавычта.

    Зөлфия апа кочаклап ук алды. “Ничек килдегез әле!” – диде. Түр якта рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Бакчада сеңлесе Вәгыйзә апа белән ире Вәдүт суган эшкәртә.

    – Мин 1935 елгы, – дип сөйләде Зөлфия апа. – Сеңлем Вәгыйзә 1940 елгы. Биш баладан икебез исән-сау. Сугыш башланганда миңа 6 яшь булган. Сеңлем бишектә иде. Әти сугыш башында ук концлагерьга эләккән. Шуннан туп-туры Германиягә алып киткәннәр. Әтинең язмышы билгесез. Концлагерьда әти белән бергә булган күрше Җөлби авылыннан берәү туган авылына кайта алды. Германиядән качып кайткан. Җәяүләп! Өстенә бәрәңге сабагы каплап, тимер рәшәткә астыннан казып качкан. Әни (Хәҗәр) бу хәбәрне ишетеп, Җөлбигә барды. Әнигә әти белән бергә идек дип сөйләгән. Аны безнекеләр алып китеп атканнар... Әсирлектә булган бит! Бик кызганыч. Нинди заманнар булган. Әтине әни гомер буе көтте, менә кайтыр, менә кайтыр дип. Гомер буе елады...

    Сугыш беткән көнне яхшы хәтерли. 2нче сыйныфта укыган вакыты була. Мәктәпкә барганда укырга барып йөрмә, сугыш беткән, әтиең кайтыр, диләр аңа. Зөлфия сөенә-сөенә күрше әбисенә йөгерә. Күрше әбисе Майҗиян әйтеп куйган була: “Сугыш беткәнне кереп хәбәр итәрсең. Мин сиңа матур күлмәк, яулык бирермен”, – дип. Зөлфия матур күлмәк, жилет киеп, яулык бөркәнеп, әнисе янына йөгереп кайта. “Минем матур киемнәремне күреп, әни шунда ук сугыш беткәнне аңлады”, – диде ул. 

    Бакчадан Вәгыйзә апа белән Вәдүт абый да кереп җиттеләр. “Мин әтине дә, сугыш вакытын да белмим, – дип сөйләде Вәгыйзә апа. – Әмма үзәкләргә үтеп ашыйсы килүне, ачлыкны хәтерлим. Сугыш безне әтисез үстерде...”

    – Минем әти Абдулхәер сугыштан исән-сау кайтты, – дип сүзгә кушылды Вәдүт абый. – Тракторда эшләде. Әни Вәгыйзә дә сугыш елларында тракторда эшләде. Менә фотосы да бар. 

    Бергәләп фотолар карыйбыз. Бер фотога Зөлфия апаның килендәше дә эләккән. “Иремнең абыйсы сугышта әрәм булган. Ике бертуган бик нык охшаганнар. Хатыны, иренә охшатып, иптәшемнең аякларына кадәр үбә иде...” – дип тә йөрәкләрне әрнетте Зөлфия апа.

    Язмышлар. Кемгә ничек бирелгән. Зөлфия апа башта Казанда итек комбинатында эшли, аннан хәрби заводта. “Ирем эчә торган булды. Өйләнеп аерылган иде. Кызын кызганып чыктым, – дип сөйләде ул. – Рәмзия кызымны үстердем, ул хәзер Таҗикстанда. Башка бала тапмадым. Аның бердәнбер улы Динар Әфганстан сугышында әрәм булды. Герой. Таҗикстанда бер урам аның исеме белән йөртелә. Ирем вакытсыз үлде. Икенчегә чыктым. Аның белән бик бәхетле яшәдек. Ул да мәрхүм инде...”

    Бакчада бар да бар. Кыяр, помидор, бәрәңге, кабак... Арт бакча болынлыкка тоташа. Андагы матурлык! “Май, июнь айларында сандугачлар үзәкне өзә, – ди Вәгыйзә апа. – Ничек Кушлавычка кайтмыйсың инде! Октябрьдә китәбез, апрельдә кайтабыз. Киткәндә елап китәбез...”

    ...Зөлфия апа матур яулыгын бөркәнеп капка төбенә чыгып утырды. “Шушындый бәйрәм көннәрендә (Корбан гаете) безне, сугыш чоры балаларын, әтине, әнине искә алып килгәнегезгә бик зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, – диде ул дулкынланып. Без дә бик дулкынландык... Исән-сау булсыннар!

    Ә бүген без Зөлфия апаның вафат булганын ишеттек. Кызганыч, ул бу язманы укый алмаган инде... Авыр туфрагы җиңел булсын.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: