Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Нигә әнигә “уф” дияргә дә ярамый?

    Әни ризалыгын алыр өчен нишләргә?

    Ислам динендә әнинең дәрәҗәсе турында Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН менә нәрсәләр әйтә.

    — Рөстәм хәзрәт, нигә әнигә “уф” дияргә дә ярамый?
    — Коръәндә әниләр турында аятьләр күп. Раббыбыз: “Аллаһка тиңдәш әйбер китермәгез”, — ди. Бу олы гөнаһлардан санала. Шунда ук әти-әниләргә хөрмәт белән карарга кирәклеген дә искәртә. Сөекле Рәсүлебез (с.г.в.) янына бер сәхәбә килә дә: “Әй, Аллаһның илчесе, иң зур мәхәббәтем белән кемне яратыйм?” — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әниеңне”, — дип җавап кайтара. Сәхәбә бу сорауны өч тапкыр бирә. Өчесендә дә Мөхәммәд (с.г.в.): “Әниеңне”, — ди. Бары дүртенчесендә генә: “Әтиеңне”, — ди. Бу хәдистән дә әниләрнең ни дәрәҗәдә олуг икәне аңлашыла. “Уф” гарәпчә “туйдырдың” дигән мәгънәне белдерә. Әти-әнигә мондый сүз әйтү тыелган. “Уф” сүзен сак кулланырга кирәк.

    — Кайбер кызлар, җәннәт — әнинең аяк астында, дип әнисе сүзеннән чыкмый.
    — Бу сүз күбрәк ир-атлар өчен әйтелгән. Ә хатын-кыз ирен тыңларга тиеш. Чөнки ул ире аннан канәгать, риза булса гына, җәннәткә керә ала. Ә ир-атлар, малайлар өчен әнинең ризалыгы мөһим. Чөнки анасы ризалыгы белән генә ул җәннәткә керә алачак. Аналарны имин тормышта яшәтүне ирләр кайгыртырга бурычлы.

    — Редакциябезгә бер ханым, ирем әни янына кайтармый, дип шалтыратты. Бу вакытта нишләргә?
    — Әлбәттә, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әни янына кайтып йөрү кирәк. Әмма анасында торып килгән хатын каенанасы ягына кайтмаска, анда башка үзгәрешләр күзәтелергә мөмкин. Дин буенча, хатын ирен тыңларга, аның белән киңәшләшергә тиеш. Бу очракта үзара аңлашу мөһим.

    — Мәрхүм әти-әнигә ничек ярдәм итеп була?
    — Үлгәннәргә бары дога белән булышырга мөмкин. Балалар әти-әниләре исеменнән хаҗга бара, корбан чала ала. Әти-әнисенең белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкауны да Аллаһтан сорарга кирәк. Алар җәннәткә керсен дип тырышырга тиешбез.

    — Ана хакын хакламаган өчен нинди җәза көтелә?
    — Җәза бик зур — әни ризалыгы булмыйча, җәннәткә керә алмыйбыз. Кайчакта Коръән ашларында сорау бирәләр. Сәдака бирүне әнидән башларга кирәктер, диләр. Без әнигә сәдака түгел, бүләк, күчтәнәч бирергә тиеш. Аналар сәдакага мохтаҗ булып яшәмәсен иде. Аларның хәлен белегез. Мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылыгыз, дога укыгыз.

    — Әни ризалыгын алыр өчен нишләргә?
    — Әти-әнинең хәлен белергә, ярдәм итеп яшәргә тырышыйк. Авыр сүз әйтеп, ананың йөрәген җәрәхәтләмик, аны рәнҗетмик. Ана догасы мең бәладән саклый. Әни рәнҗеше тиз төшә — шуны онытмыйк. Ата-ана өчен иң сөенечлесе — үзеннән соң догачы баласы булу. Балаларының мәрхүм әти-әнисе өчен кылган догалары тоткарлыксыз кабул булыр, иншаллаһ.
    Эльвира МОЗАФФАРОВА.

    Реклама

    "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: