erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ник ашыктың, Рәис абый...

Рәис аганың балаларының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Быел февраль ахырында Хәсәншәех авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис ага  Сәгыйтьҗановка район башлыгы Илшат Нуриев “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале тапшырган иде. Илшат Габделфәртович саубуллашканда Рәис абыйга: “Юбилей көнендә очрашырга язсын!” – дигән иде.

Юк, насыйп булмаган икән шул, Рәис аганы 7 майда соңгы юлга озаттылар.

Рәис ага 17 яшендә сугышка алына, пехотада дошманга каршы көрәшә. Каты яралана, ярчыклар сул аягының тез капкачын вата, башына эләгә. Шул хәлендә берничә километр үзебезнекеләр янына шуышып чыга. Мигә якын урнашкан ярчыкны гомере буе башында йөртә.

 Гомере буе сугыш яралары газаплый аны, әмма ул бирешми, бер аягының тез капкачы булмаган килеш озак еллар тракторда эшли, гаилә кора, балалар үстерәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәис аганың балаларының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X