erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Никадәр генә зарланырга тырышсак та, районда күп нәрсә эшләнә

Бу объектларда булганнан соң шундый фикергә киләсең: тормыш бер урында гына тормый, никадәр генә зарланырга тырышсак та, күп нәрсә эшләнә

Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды. 

Совет әгъзалары дәүләт программалары нигезендә Арча станциясендә төзелгән табиблар амбулаториясендә, Арчаның 9нчы балалар бакчасында, ныклап төзекләндерелүче Төбәк-Чокырча авылы чиркәвендә, “Питомник” микрорайонындагы сәнәгать паркында, Арча станциясендә төзекләндерелгән Коммуна урамында, ремонт эшләре барган тимер юл вокзалында, Арчаның яңа стоматология поликлиникасында, Г.Курсави исемендәге күп профильле лицейда булдылар, алардагы эш барышы белән таныштылар.

Бу объектларда булганнан соң шундый фикергә киләсең: тормыш бер урында гына тормый, никадәр генә зарланырга тырышсак та, күп нәрсә эшләнә. Дөрес, бар да шома гына бармый. Эш, максатка ирешү ул проблемасыз була алмый. Әнә, Арча станциясендә узган ел ачылган табиблар амбулаториясендә табиблар юклыктан зарлана халык. Без килгәндә ике шәфкать туташы кабул итә иде. Без барында кан тамырына укол ясатырга, анализлар бирергә килделәр. “Табиб күрсәтмәсе белән без анализлар алабыз, уколлар кадыйбыз. Ә табибка Арчага поликлиникага менәргә кирәк”, – дип аңлатты алар. Табибларга кытлык... 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шыр басуда Айван ягында төзелгән Арчаның 9нчы бакчасы тирәсендә хәзер тулы бер бистә хасил булды. “Мин бакчага 2017 елда эшкә килдем, – дип сөйләде җитәкчесе Эльвира Мостафина. – Ул вакытта, 2017-2018 елларда балалар саны 366 иде. Ә хәзер 266 бала. Яңадан-яңа балалар бакчалары ачылып тора. Бакчаның балалар белән тәэмин ителеше 100 процент тәшкил итә. Без хәзер 2 яшькә кадәр нәниләрне дә кабул итәбез. Элек 2 яшьтән иде. Яшь балалар белән эшләүнең аерым кыенлыклары бар. Аларның күбесе подгузникта, үзләре тотып ашый белмиләр, ана сөтеннән аерылмаганнары да бар. Тәрбиячеләргә дә нәниләр белән эшләргә тәҗрибә тупларга кирәк.  Тырышабыз”. Балалар бакчаларына электрон чиратлар турында да сүз булды. Аны күзәтеп барган әти-әниләр кайчакта чиратларның бозылуы турында әйтәләр. “Баланы бакчага урнаштыру буенча чиратка ташламалы гаиләләр килеп керергә мөмкин, шуңа электрон чиратларда азрак үзгәреш була”, – дип аңлатты Эльвира Мостафина. Кышын әти-әниләр балалар белән килгәнче бакча яны машиналар куяр өчен кардан чистартылсын иде дигән теләк тә әйтелде. Иртән һәм кичен Айванга йөри торган автобусның бакча янына кадәр керүен уңай яктан әйтеп үттеләр.
Менә без Төбәк-Чокырча авылының 1811 елда төзелгән чиркәвендә. Биредә иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән ныклап төзекләндерү эшләре бара. Стена калынлыгы 110 см. Бер ягы ачык торган стенасын эшләп куйганнар. Җылылык торбаларын сузганнар. Бина электр белән җылытыла. Котельный эшләнгән. Газ кертәселәр. Кайбер йолаларны үти башлаганнар. Әле эш күп.

Безне “Арча” сәнәгать паркында резидентлар белән эшләү буенча җитәкче Зөлфәт Шәрәфетдинов каршы алды. Металл конструкцияләр эшләүче ширкәт цехында булдык. “Оешканга 8 ел, – дип сөйләде  җитәкче урынбасары Назыйм Гатауллин. – 60лап кеше эшли. Күбрәк авылдан киләләр. Болтлар белән җыела торган металл  конструкцияләр ясыйбыз. Безнең төзелеш компаниясе бар. Ул без эшләгән металл конструкцияләр белән бинаны күтәреп куя. Заказ буенча эшлибез. Үзебезнең конструкторлар  бюросы, инженерлар бар. Алда планнар бик зур. Безнең аерым 5000 кв.м.лы бина булачак. Хәтта анда ашханә дә каралган”. 

Иҗтимагый советның күчмә утырышы Арча станциясендә ныклап төзекләндерелгән Коммуна урамында, яңартылучы тимер юл вокзалында, Арчаның яңа стоматология поликлиникасында дәвам итеп, андагы яңа эш шартлары, яшь табиблар белән танышып, Арчабаштагы  Г.Курсави ис. күп профильле лицейда тәмамланды. Заманча лицей директоры Максим Ильясов зуррак сыйныфларда балалар өч фәнни юнәлештә укытылулары, югары уку йортлары белән элемтәдә торачаклары турында сөйләп кызыктырды.
Соңыннан күргәннәр турында фикер алышу булды, тәкъдимнәр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X