Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әниләр һәм әбиләр

    (Ахыры. Башы 6 мартта).

    Без, малайлар да, әниләргә ияреп төшәбез. Аз гына күтәреп менсәң дә файда бит инде.

    Тик кире менгәндә елгада боз өстенә су чыккан була. Аяклардан салып су аша чыгабыз, чыгып җитүгә тиз генә оекбашларны, галошларны киеп куябыз. Юл озын, төшеп-менүләре ун чакрымга җыеладыр. Әни менә шунда бара-бара абыйларын ничек итеп сугышка озатуларын, кара-каршы ике йортлары бар дип колхозга кертми йөртүләрен, абыйларының моңа хурланып елауларын ачыргаланып сөйли. “Ике абый бәлки исәннәрдер әле”, – дип әйтеп куя.

    Бу тормышта очраклы әйберләр юк, диләр. Минем әни Гөлбәгъдә исемле иде, 1921 елда туган. Тагын бер әбиемнең (хатынның әнисе) исеме дә Гөлбәгъдә. Ул да шул ук елда дөньяга килгән. Быел икесенә дә 100 яшь тулган булыр иде. Аларның охшаш яклары болар гына түгел әле.

    Әбинең (хатынның әнисе) дә йөрәге яралы булган. Ике энесен сугышка озаталар аның. Берсенә 17 яшь тулган гына була, икесе дә хәбәрсез югала. Можга шәһәренә сугышырга өйрәтергә җибәрәләр иң кечесен. “Фронтка озатканда Арча станциясе аша үтәчәкбез, шунда килегез!” – дип хәбәр итә егет-малай. Әби (кыз чагы әле) Күпербаштан станциягә болыннар аша йөгерә. Сулышы кабып килеп җиткәндә поезд инде кузгалырга тора. “Апай, мине алып кайтып кит! Мин анда үләчәкмен!” – дип ялвара энесе. “Юк, энем, алай эшләргә ярамый!” – ди апасы. Поезд китеп бара, бер тәрәзәдән кепка ыргыталар, энесенең соңгы сәламе була бу. Шул китүдән хат та, хәбәр дә юк...

    Реклама

    Ике Гөлбәгъдә минем күңелнең түрендә яшиләр. Инде бакый дөньяга күчкәннәренә шактый еллар узды, аларның бер генә тапкыр да төшкә кереп караганнары юк. Әти белән дә шулай. “Димәк, алар сиңа рәнҗеп ятмыйлар”, – диде бер дин әһеле бу турыда әйткәч.

    Безне әти дә, әни дә акыл сатып тегеләй, болай булыгыз, дип үстермәделәр. Алар үрнәге үзе безгә тормыш мәктәбе булды. Мәктәптән кайтуга безне эш көтә иде. Кул пычкысы белән утын кисәбез. Җәйләрен печән чабабыз. Көтү көтәбез, уенга да вакыт табабыз.

    Әбинең  (хатынның әнисе) дә миңа рәнҗи торган авыр сүз әйткәне булмады. Кызына нәрсәләр әйткәндер, әле дә уйлап йөрим, әби бик зирәк кеше булган икән. Ул авырып яткан елларда, аннан соң да миңа көн саен Күпербашка икешәр тапкыр төшеп йөрергә туры килде. Күпербашлар моңа бик аптырый иде, ә миңа бу көндәлек эш режимы кебек кенә иде. Җавабым бер генә: “Минем әби яхшы кеше иде!” Урыннары җәнәттә булсын!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: