erid:2VtzquqpS7d
Әниләргә бүләк. Нинди ул?
Арча яңалыклары

Әниләргә бүләк. Нинди ул?

Бармый калабызмы соң, әлбәттә барабыз!

Әниләргә бүләкнең ниндиләре генә юк?! Ватсап аша хореограф Зилә Азатовна: "Сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, 18 сәгатьтә башлана, килми калмагыз!" -- дип язган иде.

Бармый калабызмы соң, әлбәттә, барабыз, балаларыбыз чыгыш ясый, лабаса!  Киттек Арча сәнгать мәктәбенә! Ә анда... балалар ясаган нинди генә сурәтләр, иҗат эшләре юк иде. Алар белән танышканнан соң залга үттек. Анда рәхәтләнеп концерт карадык.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев