erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нинди чәчәкләрне “рассадасыз”да үстереп була?

Түтәлгә орлык сибеп үстерергә әле соң түгел...

Безнең шартларда нинди чәчкәләрне орлыктан үстереп була соң? Яшь бакчачыларга шуларның берничәсен генә булса да үстереп карарга киңәш итәбез.

Мәсәлән, цинния — җәй башыннан көз уртасына кадәр чәчәк ата. Аның кызыл, алсу, ак, кызгылт-сары төсләре бар.

Гайлардия — сары һәм кызгылт-сары төстәге чәчәкләр бакчагызны җәй буена ямьләр. Гайлардия таләпчән түгел, аңа артык су сибәргә дә кирәкми, кая утыртсаң, шунда чыга. Кояшлы урыннарда чәчәкләренең төсе аеруча чагу күренә.

Аның янына зәңгәрсу һәм куе зәңгәр төстәге күкчәчәк (садовые васильки) утыртсагыз, бакчагыз тагын да ямьләнер. Бакчачылар, шулай ук, тырнак гөлен (мальва) яратып үстерә. Ак, алсу, кызыл, куе кызыл төстәге чәчәкләреннән аның яфраклары күренми дә диярлек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Орлыкларын иртәрәк чәчкәндә, алар беренче елны ук чәчәк атып сөендерә.

Бакчагызда сап-сары чәчәкле календула үстерсәгез, аның файлалы да булуын үзегез дә күрерсез, яшелчәләргә зарарлы кортлар якын килмәс.

Атап киткән чәчәкләр тиз чәчәк ата, кырауларга чыдам, иң мөһиме, бик матурлар да, дип яза Кызыл таң.

 
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X