erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нинди ярдәм каралган?

Татарстанда мобилизациягә эләккән ирләрнең 18 яшькәчә балаларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать

иттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ананың паспорты, балаларның туу турындагы таныклыклары, акча күчерер өчен исәп-хисап счетлары кирәк. Күчермәләрен алып килсәләр дә була, оригиналлары икән, күчермәләрен үзебез ясыйбыз. Халыкны социаль яклау бүлегенә, 5нче кабинетка килергә кирәк. Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр кабул итәбез.

– Миләүшә Ниязовна, ул акча гаиләдәге 18 яшькәчә барлык балага да биреләме?

– Мобилизацияләнгән ир-атның үз балаларына гына. Ничә булса да. Һәрберсенә. Уллыкка алган булса, әтисе буларак аның исеме торган таныклык кирәк. Чөнки үги балаларына, хатынының элекке иреннән булган балалар бар икән, аларга акча түләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X