erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнинең кайнар чәе

Андый хатынны эзләргә кирәк

Бервакыт судта булдым. Эш буенча. Хөкемдардан ерак түгел генә утырдым. Аралар шундый якын иде, хәтта аның йөзендәге үзгәрешләргә дә игътибар итә алдым. Йөз мускуллары тартыша, әмма салкын канлылыкны бер мизгелгә дә югалтмый. Көнгә ничәшәр эш карый, ничек түзә икән? Баштан шундый уй узды. Хөкемдар Альфред Рәхимов белән якыннанрак танышу теләге туды. Каршы килмәде. Сөйләшү дә гадәттәгечә килеп чыкмады. Ул сөйләде, мин тыңлый белдем. Аралашырга җайлы, гади кеше икән.

– Суд барышында кешегә карамыйм мин. Күреп кенә аны истә дә калдырмыйм. Дөреслек белән барырга тырышам, – диде Альфред Рәхимов. – Мин тиешле җирдә, тиешле вакытта, тиешле сүз әйтә белмәдем. Минем өчен кара кара, ак ак төс. Шуның белән интегәм. Бервакытта да акчага кызыкмадым. Лаеклы хезмәт хакы алам. Шул җитә. Гаиләм белән башта кеше почмагында фатирда яшәдек, аннан әти-әни бер бүлмәле фатир алып бирде. Хәзерге вакытта хатыным тырышлыгы белән кредитка  алган ике бүлмәле фатирда яшибез, 2010 елда сатып алган машинада йөрим. Мин канәгать.

Арчада әби белән бабайда үсә ул. Гадәттә, андый балалар иркәрәк була. Әмма дәү әнисе Нурания апа оныгын иркәләп узындырмый.

– Яратып кына әби патша дип йөртә идек аны. Дәү әни мәктәптә идән юды. Без Ринат абый белән (Ринат Фәйзрахманов миңа икенче әтием кебек,  киңәшчем дә, ярдәмчем дә булды) аңа булышырга йөрдек. Кызларга күренмәс өчен кача идек, – дип искә ала балачагын (бу минутларда аның йөзен елмаю балкытты) Альфред Хәмитович. – Җәен... эш. 30ар каз булыр иде. Шуларны кирпеч заводы янындагы күлгә илтәм, алып кайтам. Юл кырыендагы полосаларга печән җыярга барам. Велосипедта. Печән тулы капчыкны дамбага елый-елый күтәреп менәм. Өйләргә газ кермәгән вакытлар. Утын әзерләү үзе газап. “Гомуми йортта яшәгән кешедән дә бәхетле кеше юк”, – дия иде бабай. Аннан китап укый идем мин. Бер укымаган китап калмады. Әле дә ул гадәтне ташламыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10 сыйныфны бик яхшыга тәмамлый егет. Кая укырга барырга? Табиб әллә юрист булырга? Соңгы сүзне дәү әнисе әйтә: Ленин укыган җиргә керә! Аның сүзе закон. Юрист һөнәрен үзләштерә егет, салым инспекциясендә эшли. Аннан судта. Өйләнә. “26 ел бергә яшибез. Ике бала үстердек. Кызыбыз гаилә корды, оныгым бар инде. Бер бәхетем бар – хатын ягыннан. Андый хатынны эзләргә кирәк әле. Ул булмаса, яшәве авырга туры килер иде”, –  ди.

Хәзерге эше – бик җаваплы. Законны яхшы белү генә  җитми, үз өстеңдә туктаусыз эшләргә, тормыш белән бергә атлап барырга кирәк. Авыр да. “Табиб бер өлкә буенча эшләсә, хөкемдар бөтен өлкәне белергә тиеш. Монда тудым, монда үстем. Кешеләрне беләм. Әмма танышлык буенча мәсьәләләрне чишә алмыйм. Шуңа дусларым да юк. Хөкемдар вакуумда яши. Минем бурыч – дөреслекне табып, закон нигезендә хөкем итү. Һәр кылган гамәл өчен түләргә кирәк, – диде хөкемдар. – Мин кешене тыңларга, хәленә керергә, эшнең асылына төшенергә тырышам. Балигъ булмаганнар суд каршына басса, аларны түгел, әти-әниләрен гаеплим, чөнки бала алардан үрнәк ала. Бик авыр эшләр була. Йөрәк авырта. Мин дә кеше бит. Андый чакта әнинең хәлен беләм. Аның кайнар чәе миңа көч бирә”.

Гөлсинә Зәкиева               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X