Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әнине кызганып еладык

    Арчадан Равия апа Шәфигуллинаның балачагы сугыш елларына туры килгән. Аның күргәннәре турында газетада язып та чыккан идек.

    “Мин баштан кичергәннәрне язып кына бетереп булмый. Андый көннәрне Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен”, – дигән иде ул шунда. Үзенең истәлекләрен кәгазь битенә төшереп баруы турында да әйтте. Әле беркөн тагын язмаларын алып килгән. “Үзең дөресләп яз инде. Мин латинча укыдым бит. Латин алфавитыннан хәзергесенә күчкән чорлар бу соңгы көннәрдә генә келт итеп исемә төште”, – диде ул.

    – Мин мәктәптә латинча 2 сыйныф укыдым. 1939 елда хәзергесенә күчерделәр. Бик авырлык белән өйрәндек. Бигрәк тә язу дәресләре. Безгә чын дәфтәр эләкмәде инде, сатучылардан соры төстәге табаклы кәгазь алып, аны дәфтәр кебек итеп кисеп, тегеп куябыз. Укытучыларга бигрәкләр дә авыр булгандыр. Аларга безне өйрәтергә дә кирәк бит, – дигән сүзләре хәтердә.

    Ялгызы фатирда яши ул. Ялгызлык белән уйлар янәшә йөри бит. Күз яшьләре белән уралган балачагын аеруча яхшы хәтерли Равия апа. Һәр көне, һәр минуты, һәр секунды исендә, бүген дә йөрәген тырнап тора.

    – Авылда иң авырлык белән яшәүче безнең гаилә иде. Әни һәм биш бала. Көн саен колхоз эшенә барабыз. Бригадир Мансура апа көн саен таяк сызып бара иде. Бер айга 30 таяк. Һәр йорт саен түләү кәгазе өләшеп чыктылар. Йомырка, ит, сөт, май... Сугышка җибәрергә. Аларга түгел, үзебезгә дә юк бит. Сайланып куелган кешеләр өйләргә кереп сорап йөриләр. Бер килүләрендә печәнлеккә менеп йомыркаларны җыеп алып киттеләр. Сыерыбыз үтә дә салкын вакытта бозавын тудырды, аны өч ай өйдә яшәттек. Шул өч айлык бозауны да алып чыгып киттеләр. Без аңа ияләндек, уйный, кочак-лый, үбә идек. Бирмибез бозауны дип кочаклап тордык. Ит салымы өчен дип тартып алдылар. Сыерыбызга бүре һөҗүм итеп, җилемен эләктерергә тырышкан. Сыер, мескен, гел артын куеп аның белән көрәшергә азапланган. Күрше малайлары куып җибәрмәсә, ахыры ни белән бетәр иде. Аны аякка бастыру өчен хәйран тырышырга туры килде, – дип искә ала Равия апа.

    Реклама

    Мичкә ягып җибәрергә хәтта шырпылары да булмаган аларның. Күршеләрнең торбаларыннан төтен чыкканны күреп, шуларга күмергә йөгергәннәр. Керосинны чиләк-көянтә белән Арчадан ташыганнар. Шуның яктылыгында кул эшләре белән утырганнар.

    – Сугышка атларны да алып китеп бетерделәр. Басуга эшләргә сыерны алып чыктык. Үзебез ат кебек җигелеп җир тырмаладык. Мин алдан сыерны җитәкләп барам, әни арттан куа. Бер көнгә бер килограмм он бирәләр. Берзаман ашарга берни калмады. Әнинең мамык шәле бар иде. Шуны тегермәнче хатыныннан ярты чиләк онга алыштырып кайтты. Кайткач утырып елады. Әнине кызганып без еладык, – дип искә алды Равия апа.

    Ул чорның һәр мизгеле йөрәге түренә кереп урнашкан. Әле тормыш итә генә башлаган килеш күпме авырлыклар кичерергә туры килгән аңа. “Бу миңа гына килгән кайгы-хәсрәт түгел. Бөтен ил газап чикте. Һәр кешенең күргәннәре күңелендә гомерлек ачы хәсрәт булып сакланып калган. Ул елларда тылда эшләгәннәрнең күбесе бүген исән түгел инде, әмма аларны онытырга ярамый, – ди хезмәт ветераны. – Бу истәлекләрем белән дә мин яшь буынга гыйбрәт булсын өчен уртаклашам. Сугыш булмасын, без күргәннәрне балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбызга кичерергә язмасын. Бүгенге көннең кадерен белегез, оланнар”.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: