erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнисе улы мәете өстенә капланып елый, әмма соң инде...

Чаллы ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков урам узышчысы һәлак булган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләде. 

 

ЮХИДИ мондый узышларны законлаштыруны беркайчан да хупламаячак.

Чаллы ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә кою заводы янында законсыз оештырылган төнге узышлар турында сөйләде. Нәкь биредә 4 июнь көнне кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды. Кадиков әйтүенчә, кайберәүләр һәлак булган машина йөртүчене автоспорт сөюче дип саный, әмма, чынлыкта, стритрейсинг автоспорт булып саналмый. Халык теленә ул бөтен дөньяда тыелган урам ярышлары буларак кергән. ЮХИДИ башлыгы фикеренчә, стритрейсерларны автоузышчылар дип атау зур ялгышлык. 

"Автомобиль-ул кешеләр һәм йөк ташу өчен билгеләнгән җайланма. Әйе, спорт автомобильләре: картинг, багги бар. Менә алар белән автоспортта катнашырга була. Ә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан шофер боларның берәрсендә йөртергә укыганмы соң? Юк, ул B категорияле гадәти машина йөртү таныклыгына ия, моннан тыш, тизлекне арттырганы өчен күпсанлы штрафлары бар. Бездә картинг буенча, мототрассада чын ярышлар уза һәм аларда катнашучылар, шул исәптән яшьләр, балалар беркайчан да юлда үзләрен агрессив тотмаячак», - дип билгеләп үтте Радий Кадиков.

Әлеге фаҗигадән соң бик күпләр Яр Чаллыда стритрейсинг юнәлешен булдыру турында сүз алып бара башлады. 

«Хәзерге көндә берәр фаҗига, һәлакәт килеп чыкканчы, моңа берәү дә игътибар итмиячәк. Элек Алабугадагы аэродром территориясендә урам узышчылары җыела иде, анда бу теманы яптылар. Менә алар металл кою заводы артындагы юлда төнге узышлар оештырырга тырышып карады. ДАИ бу мәсьәләдән читтә калмады. Бу узышчылар турында берничә тапкыр мәгълүмат килде, экипажлар урынга барып, анда катнашучыларны җәзага тартты», - дип белдерде Радий Кадиков. 

Шундый төр рейдлардан соң узыш оештырырга яратучылар ЮХИДИ хезмәткәрләренең гамәлләреннән зарланган. Хәтта социаль челтәрләрдә аларга ирек бирергә кирәклеген белдереп язучылар да табылган. Ә менә бу һөлакәттән соң «ЮХИДИ кая караган соң?» дип гаеп табучылар да юк түгел. 
«Алар әле тегендә, әле монда айга бер-ике тапкыр узыш үткәрә. Мәсәлән, алар аркасында ясалма тигезсезлек урнаштыру башка машина йөртүчеләргә карата дөрес булмас иде»,-дип билгеләп үтте Радий Кадиков.

ЮХИДИ башлыгы шулай ук блогер кызның шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә Яр Чаллыда узыш яратучылар өчен махсус урын булдыру кирәклеге турындагы мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмады. Радий Кадиков белдергәнчә, мондый узышларны законлаштыру буенча ЮХИДИ беркайчан да ярдәм итмәячәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Сез аңлыйсызмы соң, сүзнең ни хакында барганын? Янәсе, 10 кеше адреналин алсын, кәефе күтәрелсен өчен тулы бер комплекста яшәүче кешеләр аларның машина үкертүе тавышына түзеп торырга тиешме?», - дип сорады Кадиков.

Яшь егет һәлак булган юл-транспорт һәлакәтенә килгәндә, аның нәтиҗәләре җитди. ЮХИДИ башлыгы чараны оештыручыларны әлеге фаҗиганең төп гаеплеләре дип атады. Ни гаҗәп, әлеге һәлакәттән соң алар эзсез юкка чыккан.

Кадиков билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәте урынында җан биргән «Тойота СНАСЕР» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир үзе үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Икенче полосага күчкәндә иминлек турында кайгыртмыйча, юлдаш машинага килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында икенче машина - «Ауди Q3» автомобиленең тизлеге сәгатенә 200 километр булган. Хәзер әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.
«Болар яшүсмерләр түгел, кешеләр аңлы рәвештә шундый адымга бара. Һәлакәт урынында шунда катнашучыларның әти-әнисе дә була. Әни кеше улы мәете өстенә ятып елый. Соңрак миңа һәлак булган егетнең әтисе дә улын мондый төр узышта катнашуын туктатуны соравы турында сөйләде", - ди Радий Кадиков. 

ЮХИДИ башлыгы шулай ук һәлак булган иптәшләренең хөрмәтенә автоузыш оештырырга теләве турында сөйләде.

"Әлбәттә, дуслары һәлак булган егетне искә алып шәһәр буйлап автойөреш оештыра ала, тик моның белән генә улларын югалткан әти-әнинең кайгысын басып булмый. Менә хәзер кечкенә кызчык әтисез калды", - дип ассызыклады Радий Кадиков. 
Агымдагы елда Чаллыда 175 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт кеше һәлак булган һәм 224 кеше яраланган. Өч җәяүле һәлак булган, шуларның берсе - стритрейсер.

«Әлеге һәлакәттән берәрсе сабак алырмы? Биредә барлык кагыйдә һәм нормаларны аңлап үтәмәү баш калкый. Мондый узышчылар үзләрен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя», - дип белдерде Радий Кадиков.   

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nise-uly-mete-sten-kaplanyp-elyy-mma-so-inde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X