erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Нәни генә күчтәнәч”нең зурысы

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның икенче китабы чыкты. “Кайтам әле...” дип атала. Шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе алдыннан редакциягә кереп чыкты. Китабын бүләк итте.

 

...Якташыбыз иҗатына шагыйрь, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ленар Шәех язган кереш сүздә: “...күңел түрендә кайнар чишмә булса да, үтә тыйнак һәм гади каләм әһелләребез дә бар. Урта Бирәзә авылында яшәүче Дамир Нуриәхмәтов әнә шундыйлардан, – дигән бәяне биргән. – Ул сүз эзләп кесәгә керми, аның үз уйлары, үз күзаллавы, үз каләме, үз юлы... Шигырь артыннан шигырь җиңел генә укыла да укыла һәм... күңелгә керә, йөрәккә сеңә бара...”

 Җыентык “Туган телебез” шигыреннән башлана.

Югалтмыйча, Тукай телебезне

Илтик алга, белеп кадерен.

“Исәнмесез!” – диеп, кардәшләргә

Туган телдә дәшү дәверен.

Алга таба “Туган авылым”, “Туганлык” шигырьләре урын алган.

Сүндерми нәсел учагын,

Төп нигездә яшимен.

Туган-тумачалар өчен

Һәрчак ачык ишегем. (“Туганлык”)

Шагыйрь туган авылында, туган нигезендә гомер кичерүенә, бертуганнары (7әү) белән дус яшәвенә, әти-әнисенең дөрес тәрбия бирүенә шөкер итә, туган як табигатенә соклана, дан җырлый. Һәм шул ук вакытта шагыйрь тормыш, яшәеш, халык язмышы турында уйлана, борчыла...

Уртак сыман килеш-килбәтләр дә,

Бер үк кием киеп йөрибез.

Тик хөсетлек нигә икән һаман

Тырнап тора күңел түребез. (“Затлы кавем булып калыйк”)

Шыгырдаган тормыш арбаңның

Тәгәрмәчен ятлар майламас.

Яшәүләрнең бәхет икәнен

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайгы килми, күпләр аңламас. (“Тормыш арбасы”)

Әүвәл чорда кайгы-хәсрәт

Йөргән бары агач башыннан.

Чыдыймы соң рәхәтлеккә –

Адәм заты гаять азынган. (“Кайгы-хәсрәт”)

Дамир мәсәлләр дә яза. Кызыклы һәм мәгънәле алар. “Төлке белән керпе” мәсәлендә шагыйрь:

Тасма телле адәм әгәр

Бөтерелсә тирәңдә.

Югалтма һич уяулыгың –

Мәкер ята тирәңдә, – дип кисәтә.

Темалар төрле. Туган тел, туган авыл, әти белән әни, бертуганнар, мәхәббәт, табигать, тормыш...

Өзелә шигырь йөрәктән

Очар коштай талпына.

Нәни генә күчтәнәч

Булып миннән халкыма. (“Яздым шигырь”)

 Дамирның иҗаты турында озак сөйләп булыр иде. Китапның үзен укырга кирәк. Алга таба да яңадан яңа китапларын күрергә язсын. Арча үзәк китапханәсендә китапны тәкъдир итү кичәсе бик матур үтте. Шагыйрьнең туганнары да килгән иде. Китапханә хезмәткәрләре очрашуларны үткәрә белә! Афәрин!

Румия Надршина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X