erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нәни Илүзәне каршы алдылар

Илүзә 2020 елда Арча хастаханәсендә  беренче дөньяга килгән бала бит.

Арча бала табу йортына нәни Илүзәне каршы алырга барлык туганнары җыелган иде. Рамилнең дулкынлануы йөзенә үк чыккан. Артык сөйләшми дә, кулына бик матур гөлне кысып тоткан, үзенең күзләре ишектә генә. Шунда янына алты яшьлек олы улы Марсель килеп басты. Ул да түземсезлек белән сеңлесен көтә.

Гөлүсә Арча кызы. Ашытбашка кияүгә чыккан иде. Менә икенче баласын алып кайта инде. Әти-әнисе Зур Бирәзәнеке – Гүзәл белән Фәрит. Үзләре өч бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер өченче оныкларын алып кайталар.

– Безнең өчесе дә кыз булды, хәзер менә өч улым, ике киявем белән бер оныгым бар, – диләр алар шаяртып.

Менә ишектә Гөлүсә пәйда булды. Аны туганнарыннан тыш Арча җитәкчелеге дә каршы алды. Чөнки кечкенә Илүзә 2020 елда Арча хастаханәсендә  беренче дөньяга килгән бала бит. Ә быел ТАССРның 100, районның 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республика күләмендә үткәреләчәк чаралар исемлегенеә беренче булып туган баланы һәм, әлбәттә инде, анасын тантаналы төстә каршы алу да бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, Ташкичү авыл җирлеге белгече Ясминур Хөсенова Илүзә һәм Гөлүсәне, шулай ук Рамил белән Марсельне дә котлап бүләкләр, туу турында таныклык тапшырдылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Илүзә озын гомерле, бәхетле дигәнне аңлата икән. Бу бала да сау-сәламәт, озын гомерле һәм бәхетле булсын.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре 100-летие ТАССР

    2
    X