Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җәннәт — әниләрнең аяк астында

    Әни — һәркемнең тормышында изге кеше Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни.

     

    Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

    Үсеп җиткәч, без дә әти-әниләргә бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк. Әти-әниләр өлкәнәеп,  ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит. Алар алдында тагын нинди бурычларыбыз бар?

    Ислам динендә әни хакы — иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөри, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында, әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр:”Әни кешегә”, — ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән. Димәк, без әниләр алдында гомер буе бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр; “Биш төрле изгелек кыла аласың, — ди. — Беренчесе – аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе – истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит, дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе – әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе – әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе – әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак”.

    Ислам дине буенча, ир кеше өчен беренче урында әни хакы торырга тиешле. Ә хатын өчен – ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «Лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ягабыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде?! Шул сүзләрдән соң ана улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә.

    Риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, хәзрәт, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт – әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

    Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:

    – Ул дөньяга мин ник киләм?

    – Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.

    – Ә мин аны ничек аңлармын соң?

    – Ул сине үз теленә өйрәтер.

    – Фәрештәмнең исеме ничек була?

    – Син аңа Әни диячәксең.

    Онытмыйк, бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: