erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Берсе – рамазан аенда ураза тоткан кешеләр

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): «Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», – дип әмер итте.

Мөхәммәднең нәфесенә (җанына) хуҗа булган Аллаһка ант итәм: ураза тотучы кешенең авызыннан килүче ис Аллаһ алдында мускус исеннән дә хушрак һәм чистарак.

Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – (ифтар вакытында) ураза бозылганда сөенү, икенчесе – Раббысына кавышкан вакытта ураза(ның савабы) белән сөенү».

Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак. (Кыямәт көнендә): «Ураза тотканнар кайда?» – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр. Алардан башка берәү дә бу ишектән керә алмаячак. Алар кереп беткәч, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак».

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Рамазан ае уразасын ихлас күңел белән ышанып һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең кылган гөнаһлары ярлыканыр».

Абдуллаһ Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) Рәсүлуллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткәнен тапшырган: «Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә колга шәфәгатьчелек итәчәкләр. Ураза: «Әй, Раббым! Мин аны көндезләрен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыйдым. Шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл», – диячәк. Коръән дә: «Мин аны төннәрен йоклатмадым. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл», – диячәк. Шулай итеп, икесе дә (әлеге колга) шәфәгать итәчәкләр».

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Галидән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Ураза тоту сәбәпле, үзен җаны теләгән ризыклардан һәм эчемлекләрдән тыйган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәт җимешләрен ашатыр һәм җәннәт шәрабларын эчертер».
Гали (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Һичшиксез, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Бәни Исраилдән бер пәйгамбәргә: «Кавемеңә хәбәр ит: чыннан да, бер кол минем ризалыгыма ирешү өчен берәр көн ураза тотса, мин аның гәүдәсен сәламәтләндерермен һәм әҗерен арттырырмын», – дигән вәхине җиткергән».

Бер хәбәрдә әйтелгән: «Һичшиксез, җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Болар: рамазан аенда ураза тоткан, Коръән укыган, телләрен (ялган һәм шуңа охшаш яманлыклардан) саклаган, күршеләрен ашаткан кешеләр.
Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә ифтар вакытында мөселман колының аяклары белән йөргән, куллары белән тоткан, күзләре белән күргән, колаклары белән тыңлаган, теле белән сөйләгән һәм йөрәге белән уйланган (барлык гөнаһларны да) гафу итәр».

Башка бер хәбәрдә болай диелгән:
«Кыямәт көне җитеп, кабердәгеләр кубарылып чыкканнан соң, Аллаһы Тәгалә (җәннәт сакчысы) Ризванга: «Хакыйкатьтә мин ураза тоткан колларымны каберләреннән ач һәм сусаган килеш терелттем. Аларны тоткарламыйча, җәннәтләрдән җаннары теләгән нәрсәләр белән каршы ал», - дип әмер итәр. Ризван, җәннәт хезмәтчеләрен үзенә чакыртып: «Әй, Гыйльман һәм Вилдан! Нурдан табаклар ясагыз», – дияр. Шул вакытта ком бөртекләреннән, яңгыр тамчыларыннан, күктәге йолдызлар һәм агачлардагы яфраклардан ясалган исәпсез сандагы табаклар бик күп җиләк-җимешләр, ләззәтле һәм искиткеч тәмле ризыклар белән тутырылыр, татлы эчемлекләр китерелер.

Фәрештәләр үзләре янына килгән һәркемне (дөньялыкта ураза тоткан кешеләрне) ашатыр һәм эчертер. «Үткән көннәрегездә ашау-эчүдән тыелганыгыз өчен хәзер теләгән кадәр ашагыз һәм эчегез», – дип әйтерләр».
(dumrt.ru сайтыннан кыскартып бирелде)

 http://shahrikazan.ru/news/din/nntlr-drt-kesheg-gashyyk-berse-ramazan-aenda-uraza-totkan-keshelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X