erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәннәттә йортлы булырга телисеңме?

Коръән Кәрим – җир шарындагы барлык мөселманнар өчен бердәм Конституция, төп закон булып тора. Аллаһының китабында һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрендә кеше туганнан алып үлгәнчегә кадәр ничек яшәргә тиешлеге әйтелгән.

Бездән бары тик шул кушылган гамәлләрне үтәп, тыелган нәрсәләрдән ерак тору гына таләп ителә. Бернинди дә яңа кагыйдәләр уйлап чыгарасы юк. Коръән буенча яшәү бик гади һәм ансат.

Элек-электән татарлар яшәгән җирлектә бик күркәм гадәт бар – ул да булса мәчет салдыру. Безнең ата-бабаларыбыз бу саваплы эшкә бик җитди караган, хәтта кайбер байлар үз йортларын мәчет-мәдрәсә кулланылышына тапшырганнар.

Мәдинә шәһәрендәге пәйгамбәребез мәчетенә намазга керүчеләр сыймый башлагач, Мөхәммәт (с.г.в.) мөселманнарга мөрәҗәгать итеп болай ди: “Кем безнең мәчетебезне бер терсәк озынлыгында булса да киңәйтсә, шул кеше җәннәтле булачак!”

Моны ишетеп Госман (р.г.) бөтен мал-мөлкәтен шушы эшне башкаруга тапшыра. Бу сәбәпле Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьләрне иңдерә: “Аллаһ Тәгалә мәчетләрен иман китергән, намазны торгызган һәм камил үтәгән, янә малыннан зәкәт биргән, дин эшләрендә Аллаһы Тәгаләдән генә курыккан кеше генә төзер. Шаять, бу төркем туры юлга күнүчеләрдән булыр!” (Тәүбә 18)

Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре безгә иң күркәм үрнәк күрсәтүчеләр. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Кем җирдә мәчет салдыра, Аллаһ Тәгалә шул кешегә җәннәттә йорт әзерләп куячак”. Бу сүзләр үзенә күрә бер вәгъдә булып тора. Мәчет төзелешенә изге ният белән, булдыра алганча ярдәм иткән кеше җәннәтле була дигән сүз бит бу!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Минем туган авылым Зур Бирәзәдә элекке вакытларда ике катлы мәчет булган. Ул җимерелгәннән соң бик озак еллар авыл үзәгендә урнашкан Сафа бай йорты мәчет булып хезмәт итә. Коммунизм заманында аның манарасын кисеп клуб итеп үзгәртәләр. Шуннан алып әлегә кадәр Зур Бирәзәдә мәчет бинасы булмый тора. Аллаһының рәхмәте белән авыл халкының гозерен Рүзәл Баязит улы Гәрәев ишетеп ала. Мәчет төзелешендә тәҗрибәсе булган бу тынгысыз җан янә бер мәчетне торгызу эшен үз өстенә ала, гәрчә үзенең бу авылга бернинди катнашы булмаса да. Хәзерге вакытта мәчет төзелеше өчен кирәкле күп кенә материаллар алынган, нигезе салынды, Рүзәл абый җитәкчелегендә авылның уңган ир-егетләре бушлай физик ярдәм күрсәтте, фундаменты акча түләп белгечләргә эшләтелде.

Алда торган иң зур эш – ташчылар бригадасына кушып стена күтәрү. Эшчеләргә түләү бик зур чыгымнар таләп итәчәк. Бу изге эштә авыл халкы, хәтта безнең авылга бернинди катнашы булмаган, савап өмет итүче кешеләр дә катнаша ала. Шулай бергә-бергә без Аллаһы йортын тиз арада торгызып та куярбыз, дип ышанып калам.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Иң беренче чиратта үземне, аннары сезне шушы саваплы эштә катнашырга чакырам. Зур Бирәзә авылында салыначак мәчет төзелешенә бергәләп ярдәм итик. Ярдәм күчерү өчен карта номеры: 4276620046544148, Исмәгыйлев Фәнил Минсолтанович.

Гөлнара Әхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X