erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Носы почта бүлекчәсе – беренче

Үсеш 118,6 прцент!

Традиция буенча вакытлы матбугатка язылу компаниясе алдыннан почта бүлекчәләре арасында бәйге оештырыла. Район газетасына кем күпме яздыра?

2020 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре”нә яздыру буенча да бәйге игълан ителгән иде. Шарты буенча ул сан узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ким булмаска һәм хуҗалыклар санына карата үсеш күренеп торырга тиеш.

Нәтиҗәләре буенча Носы почта бүлекчәсе иң югары күрсәткечләргә иреште. Биредә 2019 елның беренче яртыеллыгында 59 кешене район газетасына яздырган  булсалар, 2020 елның беренче яртыеллыгында ул сан 70кә җиткән. Үсеш 118,6 прцент! Хуҗалыклар саны 175, шуларның 40 проценты “Арча хәбәрләре” газетасын алдыра дигән сүз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Носы почта бүлекчәсе җитәкчесе Сәрия Мортазинага бүләк тапшырды һәм аңа, әлеге почта бүлекчәсендә эшләгән хат ташучыларга рәхмәтен белдерде, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Гөлсинә Зәкиева 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X