erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Носыда сыерларны робот савачак

Шушмабаш авыл җирлегендә үткән хисап җыелышында “Северный” хуҗалыгы баш икътисадчысы Фаил Котдусов кызыклы гына саннар китереп сөйләде.

2019 елда иң күп акча кереме Илдус фермасына туры килә – 1 эшчегә 1 млн. 762 мең сум. Хуҗалык буенча бу сан – 1 млн. 414 мең сум.

Хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы – 22699 сум. Билгеле, эшеңә карап түлиләр. Мәсәлән, сыер савучы Камил Низамовның айлык хезмәт хакы 21300 сум булса (ул барысы 275 тонна сөт сауган), шул ук вакытта 209 тонна савучыныкы 16300 сум гына булган.

Зур егәрлекле тракторда эшләүче Фәнис Вәлиуллин, Линар Миннебаев 114 көн эшләп, 260ар мең сум хезмәт хакы алганнар. Комбайнчы Рәдис Низамов 35 көндә 1571 тонна ашлык суктырып 213 мең сум акча эшләгән.

Төзелешкә игътибар зур. 2019 елда дәүләт программасы нигезендә сенаж траншеясы, орлык склады төзелгән. 2020 елда Шекәдә атлар торагы, Носыда ашлык склады һәм бозаулар торагы, Шекәдә сенаж траншеясы төзеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баш белгечләр, һәр елдагыча, үз тармаклары буенча әйбәт анализ ясадылар. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин аларның чыгышын тулыландырып барды, уңай һәм кимчелекле якларга тукталды. Ул 2020 елда Носы авылында инвестор Минтимер Миңһаҗев ярдәме белән 1280 сыерга исәпләнгән комплекс төзелә башлаячагын әйтте. Шуның 640 башка исәпләнгән өлеше ел ахырына тапшырылырга тиеш. Анда сыерларны робот савачак!

Район башлыгы Илшат Нуриев Шушмабаш авыл җирлегендә тырыш халык яшәвен билгеләп үтте. Быел Шушмабаш–Носы юлын, Шушмабаш балалар бакчасын, Сәрдәбаш клубын  төзекләндерү күздә тотыла.

Соңыннан йөзгә якын эшче акчалата премияләр, бозаулар белән бүләкләнде.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X