Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ноутбук шартлап, бала күзсез калган

    Ноутбук бала уен уйнап утырганда шартлаган.

    Кичә кич Мәскәүнең бер дәваханәсенә бит пешүе белән бер баланы китергәннәр. Табиблар тикшерүләр үткәргәч, баланың күзенә дә зыян килүе ачыкланган. Аңа шул ук көнне операция ясаганнар. Әлегә аның бер күзе күрми.

    Бала ноутбукны зарядкага куеп уен уйнаган. Аның ата-анасы белдерүенчә, ноут күптән искергән һәм зарядканы начар җыйган. Бирегә килгән экспертлар аңлатуынча, җиһаз дөрес зарядка җыймаган, шул сәбәпле кыска ялганыш килеп чыккан һәм шартлаган, дигән нәтиҗә чыгарылган.

    Гомумән, белгечләр белдерүенчә, ноутбукны, планшетны, телефонны зарядкага куеп, уен уйнарга ярамый. Чөнки җиһазлар кызарга һәм шуның нәтиҗәсендә шартларга мөмкин.

    Фото: itdell.ru сайтыннан

    Реклама

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Noutbuk-shartlap-k-zsez-kalgan-174772/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: