erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ноябрьдә һава торышы ничек булачак?

Фаразлар.

Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Ноябрь аенда Казанда һава торышы нормадан югары булачак. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, уртача алганда кар катламы 17-20 ноябрьдә ята. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта сөйләде.

«Ноябрь аенда температура нормадан югарырак булыр, ягъни „плюс“ тамгасы белән 1 градус тирәсе тәшкил итәр дип көтелә. Бу айда температураның күпьеллык нормасы -3,5 градуска тигез», — диде Әүхәдиев.

Аның сүзләренчә, әлеге айда явым-төшем күләме дә нормадан азрак булачак. Ноябрьнең беренче декадасы елның бу вакыты өчен шактый җылы булыр, уңай температура аномалиясе +4 градус тәшкил итәр дип көтелә. Атна ахырында һава торышын циклон билгеләячәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Температураларның уңай фоны сакланачак, тотрыклы кар катламы ятуы көтелми. Күпьеллык климатик күзәтүләрдән күренгәнчә, Татарстанда тотрыклы кар катламы уртача алганда 17-20 ноябрьдә ята», — дип сүзен төгәлләде доцент.

Ул шулай ук җомгадан шимбәгә каршы атмосфера басымының кисәк түбәнәюе хакында кисәтте. Әйтик, басым 10 миллиметрга түбәнәергә мөмкин — бу метеосизгер кешеләрнең кәефенә тискәре йогынты ясаячак Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/06-11-2021/kfu-belgeche-kazanda-noyabr-aena-ava-toryshyn-farazlady-5842567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X