erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нәрсә булды сиңа, күгәрчен?

Иртән эшкә барыш.

Район үзәк китапханәсе ишеге тирәсен узып киткәч, бер ханымның җирдәге әйберне үрелеп караганын күреп алдым. Нәрсә булыр анда?! Берәрсенең берәр нәрсәсе төшеп калганмы? Килеп җиткәч аңладым. Бер күгәрчен куырылып утыра. Карадым да, мин дә үтеп китә башладым. Кинәт башыма сукты: тукта, кошка ярдәм итәргә кирзк бит! Ул да үтеп китсен, син дә үтеп кит... Битарафлык түгелме соң бу. Кошны кулыма алдым да редакциягә алып кердем. Бер читкә кәгазь җәеп, ипи валчыклары салып, күгәрченне шунда куйдык. Күгәрчендә тормыш әсәре сизелмәде. Төшке аштан килгәндә инде, күгәрчен бүлмә буйлап йөри иде. Тартмага куйган идек, аннан да очып чыкты. Бүлмәдә тотып булмаслыкны аңлагач, тәрәзәне ачып куйдык. Шуны гына көткәндәй, күгәрченебез тәрәзәдән очып чыгып китте. Нәрсә булган булгандыр аңа - аңламадык. Ярдәм итмәгән булсак, күгәрчен я үлгән,  я песи тоткан булыр иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X