Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Нәрсә җитә ана булуга?”

    Россиядә абортларны профилактикалауга юнәлдерелгән  “Плюс бер” дип аталган зур комплекслы проект старт алды.

    Җәмәгатьчелек оешмалары бердәм көч белән бөтен төбәкләрдә әлеге проектны тормышка ашырган очракта ел да 40 меңгә якын балалар тормышын саклап калып булачак, дип көтәләр. Проект нигезендә эш Татарстанда да башланып киткән. Волонтер-медиклар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында аралашалар. “Казан арты” тарих-этнография музеенда да шундый очрашу булды.

    Йөклелек 12 атнага җиткәнче үз теләкләре белән баласын төшерүчеләр саны артканнан-арта. Сәбәпләре нәрсәдә? Алар бар, әлбәттә, һәм төрле. Гаиләсез йөккә узу, якыннар тарафыннан ярдәм булмау, финанс хәленең тотрыксызлыгы һәм башкалар. Әмма сайлау мөмкинлеге да бар. Беренче баланы төшертүнең хатын-кыз өчен бик кыйммәткә чыгуы – аны киләчәктә ана булу бәхетеннән мәхрүм итүе бар. Төрле юнәлештәге җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре шул хакта фикер алыштылар.

    Арча үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Галия Әхмәдуллина әйтүенчә, Арча районында яшүсмерләр арасында аборт ясатучылар юк. Узган ел йөклелекне төшерергә теләүчеләр арасыннан 9 хатын-кыз бу уеннан кире кайтып, бала табарга булган. Алар белән табиблар даими элемтәдә торалар. Психолог ярдәме дә 1-2 кешегә генә кирәк булган.

    – Китапханәдә ЗАГС бүлеге белән берлектә яшь парлар белән очрашу оештырган идек. Анда белгечләрне дә чакырдык. Безгә шунысы мәгълүм булды, яшьләр гаилә тормышының асылын аңлап бетермиләр. Бу әти-әниләрнең гаебе дә. Оялмаска, балалар белән бу темага сөйләшергә кирәк, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Аннан элек гинекологлар мәктәпләргә киләләр иде. Кызлар белән аерым сөйләшәләр, сорауларына җаваплар бирәләр. Аны яңадан практикага кертергә кирәк, минемчә. Психологка килгәндә, алар җитми районда. Психолог һәр мәктәптә булырга тиеш.

    Реклама

    – Мин дә шундый очрашуларны яңарту ягында. Бүгенге заман әти-әниләре ирләрне чын ир, хатын-кызларны хатын булырга өйрәтергә тиеш, – диде районның ата-аналар советы җитәкчесе Рөстәм Салихов. – Бер нәрсә булса, гаеплеләрне эзли башлыйбыз. Бар нәрсә үзебездән тора. Районда бер психолог, нәрсә эшләргә өлгерсен. Үзебезгә психологлар булырга кирәк. Тәмле ашарга, матур киенергә, башкалардан калышмаска тырышабыз, ал-ял белми эшлибез. Шуңа да карамастан, балалар турында да онытмыйк, аларга якын булыйк, аралашыйк, нәрсә белән кызыксынуларын сорашыйк, төрле яктан килеп тәрбиялик. Акча эшләү белән мавыгып ата-аналар балалардан читләшмәсеннәр иде.

    – Хатын-кызны ирләр белән беррәттән куялар хәзер. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз хатын-кыз булып калырга тиеш, – диде Арча районында яшьләр парламенты рәисе Артем Лесенко. 

    – Дини тәрбия җитми, – дип сүзгә кушылды районның мөгаллимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина. – Сау-сәламәт кеше Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә тиеш. Яшьләр очраклы рәвештә кушылалар, кыз балага уза. Егет каршы килә. Кызның да ирсез бала тәрбиялисе килми. Дөньяга туасы баланы юк итүгә кадәр барып җитә. Зур гөнаһ бу. Ул бөтенләй баласыз калырга мөмкин бит. Картлык көнендә кем тәрбияләр? Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш кушылган гаилә дә бәхетле була алмый. Иманлы балалар тәрбиялик.

    Ул көнне бу темага кагылышлы күп фикерләр яңгырады. Әмма һәрберсенең сүзе бер нәрсәгә килеп тоташты – ул да булса тәрбия. Балаларга мәктәп яшеннән үк ана булуның нинди җаваплы эш икәнен төшендерү. Әти-әниләр дә, укытучылар да бу юнәлештә эш алып барырга тиеш.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: