Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Нәрсә ул чыпта сугу?

    Бүген яшьләр чыпта сугуны күз алдына да китерми.

    Бездә генә түгел, Татарстанның күп районнарында чыпта сугу белән шөгыльләнгәннәр. Ул бер гасыр дәвамында барган. Аның махсус станогына кадәр булган. Хәзерге вакытта ул “Казан арты” тарих-этнография музеенда экспонат буларак саклана.

    Музей җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов Пөшәңгәр авылыннан. Ул авылда чыпта сугу аеруча нык таралган булган. Шәфигулла Зәйнулловичның үзенә дә 5 яшеннән ул һөнәрне үзләштерергә туры килгән. Авыл халкы шул эш белән яшәгән, гаиләсен туендырган, киенгән, кыскасы, тормыш алып барган.

    Гаиләләре белән эшләгәннәр. Чыпта сукмый калган кеше булмагандыр да. Көн саен балаларга кадәр иртән мәктәпкә барганчы 2-3 сәгать чыпта суга торган булган. Пәнҗешәмбе төштән соң, җомга көнне җомга вакытында гына ярамаган. Шимбә-якшәмбе көннәрендә тизрәк эшләргә тырышканнар, чөнки урамга чыгып уйныйсылары да килә. Балалар бит. Кулларына шырпы кереп бетә торган булган. Иртән мәктәпкә баргач беренче сүзләре: “Кем күпме чыпта суккан?” Мактанасылары да килгән.

    Ш.Гарипов музейдагы махсус станок янына басып, ничек эшләгәннәрен дә күрсәтте. Туку станогына ошаган ул. Тик монда ике яктан кеше баса. Берсе калакчы, икенчесе инә бирүче. Мунчаланы буй-буй итеп салалар, кылыч тишекләре аша үткәреп беркетәләр. Иң авыры шул кылыч аша үткәрү булган. Аннан станок баганасына бәйләнә. Аркылыга энә җебенә эләктерәләр һәм чыпта инәсе белән тартып алып, калак белән сугалар. Өске якта чыгыр дигән әйбер бар. Ул хәрәкәтләнә – күтәрелә, төшерелә, аның белән бергә кылыч та хәрәкәткә килә.

    – Иң яхшы мунчаланы буйга сала идек. Аны кул белән теләсең. Бармаклар яргаланып, шырпы кереп бетә. Кырыйларына начаррак сыйфатлы мунчаладан читлек үрелә. Анысын 5 яшьлек балалар, кечерәкләр башкара. Әнә шулай чыпта эшенә биш яшьтән тотыналар иде инде, – ди Шәфигулла Гарипов.

    Реклама

    Ә мунчаланы каян аласы? Язын юкә агачын суга салып калдыралар. Көзгә ул алына. Җитлеккәнен тикшерәсең инде. Кабыгын кубарып кат-кат итеп лапас түбәсенә ябу өчен кулланганнар. Начарларын кискәләп мичкә якканнар. Бөртеген дә әрәм итмәгәннәр. Мунчаланы – чыптага. Үрнәктә артеле дә булган. Мунчаланы үлчәп китергәннәр. Соңыннан чыптаны үлчәп алганнар. Мунчала артып калса – үзләренә.

    – Суккан чыптаны ничек урнаштыралар иде?

    – 1 метрга 2 метр зурлыгында була иде ул. Шуны кара-каршы китереп кап итеп тегәләр. Кибеттә кабул итәләр. Хәтнәдән Федоров дигән кеше килеп җыеп китә. 10 чыпта 5 сум. Күп акча булган инде ул, – диде Ш.Гарипов.

    Нәрсә өчен файдаланганнар соң аны? Бик кирәкле әйбер булган ул. Вагоны-вагоны белән төяп алып киткәннәр. Плотиналар буганда шуңа ком, таш тутырып салганнар. ГЭСлар да шулай төзелгән. Ул йөз елга кадәр черемәскә мөмкин икән. Владивосток, Сахалин якларына балык тутыру өчен алып киткәннәр. Үзбәкстанда мамык түкләүдә кулланганнар, җимешләр тутырыр өчен бик уңай булган. Ыштыр итеп аякка чолгарга да барган. Чис-тартып юып намазлык итеп тә  кулланган очраклар булган.       

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: