erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ну, Аяз, молодец!

Сокланабыз!

Мөслимдэ көрәшче һәм судья Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышланган  VI республика турнирында Арча  районы командасы да катнашты.

Турнирның төп призы - велосипедны   Ашытбаш егете  Фәйзрахманов Аяз отты. Хәтерләсәгез, Аяз 2022 елда Балтачта узган мөселман балалар Сабан туенда Аяз лотереяда скутер откан иде. Аяз көрәшкә кая барса да җиңми һәм лотерея уенында да бүләк алмый калмый. 5 сыйныфта укый.

Егет үз үлчәү авырлыгында Мөслимдә дә җиңде. Бу зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да көрэшеп, матур җиңүләр яуларга язсын.

Мөслим якларын, аның кунакчыл халкын балалар (Мөслимгә 4әү барды һәм 4се дә җиңде! Бу турыда икенче язмада сөйләрбез), әти-әниләр  бик яратып кайттылар. Мөслимлеләр Арчаларны киләсе елгы ярышка тулы команда белән чакырып калдылар. Арчалардан җирле телевидение интервью да алган. Гомумән, турнирны бик ошатканнар көрәшчеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X