erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Нур" тагын күп җиңүләргә ия булды

Балалар һәм яшьләрнең иҗат фестивале “ Алтын каләм “ булып узды.

11 августтан 15 нә кадәр Идел яшьләр үзәгендә егерме бишенче тапкыр балалар һәм яшьләрнең иҗат фестивале “ Алтын каләм “ булып узды. Һәр елдагыча “ Нур” телестудиясе журналистлары фестивальнең иң күпсанлы катнашучылар булдылар. Әлбәттә инде призлы урыннарның да күбесе аларныкы. Шәрипов Рүзәл-татар журналистикасында гран-прига лаек булды.Бу урын аңа КФУ ның журналистика факультетында укырга юлланма булып тора. Радиожурналистикасын юнәлешендә Гатауллина Камилла беренче, Прахова Карина икенче урынга ия булдылар. Видеоблогинг номинациясендә Тухфатуллин Әдилә -1 урында, Гиззатов Айрат-махсус приз белән куандырды. Республикада татар телендә эшләп килүче иң шәп студия исемендәге дипломны Заһриева Ләйлә, Никитина Эльзана, Хәкимова Зариналар алып кайтты. Ә Котова Валерия фестивальнең “ Яңа таланты “дипломына ия булды. Касимова Илюза “Шәхри Казан” газетасында практика узарга юлланма белән бүләкләнде. Шулай ук фестивальдә оештыручылар булып катнашкан, бүгенге көндә КФУның журналистика факультеты студентлары, студиянең алдагы елдагы укучылары Сабирова Алия, Тухфатуллина Талия дә дипломнарга ия булдылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X