erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нурания Заһидуллина: "Татарстанда 54 ел яшим"

1939 елның гыйнварында Донецк шәһәрендә дөньяга килә ул.

Әти-әнисе яшьлегендә бәхет эзләп Әтнә ягыннан шул якка чыгып киткән була. “Әти сугышка китте, әни безне, 4 баланы, оккупациядә саклап калып үстерде. Бик авыр булды. Апама ияреп, немецлардан ипи сорап йөргәнемне хәтерлим.  Кайсыдыр 2-3нче катлардан котелок белән аш төшерсә, мәрхәмәтсезләре бездән кычкырып көлеп, ямьсез сүзләр әйтеп, күсе, тычкан, хәтта нәҗес төшерә иде. 1944 елда үлән җыеп ашаганны хәтерлим, — дип балачагына туры килгән авыр елларны күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый. — Яшүсмер булгач, шахтада үзебез башкара торган эшләрне эшләп үстек. 1960 елда әнинең апасы янына кунакка кайткач Васильево егете белән таныштым. Ул армиядән кайткач мине килеп алып китте. 35 ел кайнана-кайната белән яшәдек. Ике кыз үстердек, берсе Арча районына кияүгә чыкты, икенчесе Яшел Үзәндә. 3 оныгыбыз, оныкчыкларыбыз бар. Ирем авырый башлагач кызым Гөлфиягә, “Әниеңне монда ялгыз калдырма”, — дип, Арчадан фатир алып бирегә кайттык. Тик яңа фатирда ирем генә озак яши алмады. Бик сагынам үзен. Авыр узган булса да, балачак та еш искә төшә. Бертуганнарым арасында үзем генә калдым инде. Донецкида яшәүче энем 2017 елда снаряд төшеп янып үлде, сеңлем снаряд кыйпылчыгыннан... Татарстанда 54 ел яшим. Бүгенге көнем бик бәхетле”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X