erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нурлы йортта нурлы әби

Күптәнге танышлары сыман, сезне көткән идем, дип каршы алды Үлмәскамал Биктова үзен туган көне белән котларга килүче район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинны. Алар юбилярны 90 яшьлеге белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләк тапшырды.

Иске Кенәрдә, үзе сыман нурлы йортта улы Тәлгать, килене Алсу белән яшиләр икән. Оныкларның инде үз тормышы, алар күптән әти-әни, әби канаты астыннан чыгып киткән. Ире Бильгус абый белән 4 бала үстергән Үлмәскамал апа. Янында ире күптән булмаса да, өч  баласы, 8 оныгы, 8 оныкчыгы өчен кадерле әби, күпне күргән киңәшче, зиһен иясе булып гомер кичерә ул. Төп йорт булгач туганнар күпләп, еш җыелыша. Биредә йорт ишеге һәркем өчен ачык, һәркем кадерле кунак.  Тик күңел түрендә мәңгелеккә укмашкан бер төер бар – 43 яшьлек Тәбрисен югалткач барлыкка килгән ул һәм анага һич тынгылык бирми. “Их, менә бүген монда ул да булса иде...” , — дип өзгәләнде аның күңеле бәйрәменә җыелган балалары янында улын да күз алдына китереп.

Үлмәскамал апа шушы авыл кызы. Әниләре үлеп, 5 бала яшьли ятим калганнар. Сугыш башланганда 12 яшьлек булган кызга әнә шул вакыттан тормыш арбасына җигелергә туры килә. Лабогрейка артында көлтә бәйли башлый. Яшь булса да, аның көлтәләре олыракларга да үрнәк була.

“Сугыш вакытында без ашамаган үлән, өшегән бәрәңге калмады. Бер елны колхозның 5 гектар бәрәңгесе кар астында калды. Яз көне авыл халкы шуны ашап яшәде. Сугыш вакытында әни авырый иде, сугыштан соң озак яшәмәде. Әти фин сугышы узган кеше иде. Авыр еллардан соң, колхоз эшләгән өчен он бирә башлагач, тамак та туя башлады. Кичтән ипине изәм, иртүк торып салам да, эшкә китәм, әти мичтән ала. Үзебезгә салганда, күршедәге ялгыз карчыкларга да берәрне сала идем. Бер дә калдырмадым аларны”, — дип сөйли ул. Кешегә изгелек кылып яшәвенә күрә Аллаһы Тәгалә үзен озын гомер белән бүләкләгән. Сәламәтлеге дә сокланырлык, сөбханалла. Хастаханәдә авыру тарихын язып барган карточкасы да юк икән Үлмәскамал апаның.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алар төпчек улы гаиләсе белән 28 ел тату гомер кичерә. Килене Алсуны мактап туя алмый кайнана, “Кызым”, — дип кенә тора. Тормышны ярата әби. “Әле балаларыма хәер-догада булып, тагын да яши алсам иде”, — дип хыяллана.

Аллаһы Тәгалә гомер бирсен үзенә. Аның әле киләсе язларны күреп, ишегалдындагы яшел бәбкә үләннән үз аяклары белән үтеп, язгы, җәйге кояш нурларында җиһан матурлыгына куанып утырасы бар.

Розалия Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X