erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнвәр абый да китеп барды...

Әле 15 ноябрьдә генә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Кырлай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр ага Камаловка “Белоруссияне немец басып алучылардан азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән медаль тапшырган иде. Аңа кадәр ветеранның 95 яшьлеге уңаеннан очрашкан идек.

 

Әнвәр абыйны 1942 елда армиягә алалар. Аңа дәһшәтле Курск дугасы дип аталган сугышларда катнашырга туры килә. Ул сугыш беткәнчегә кадәр танкларга каршы ата торган тупларны  машинага тагып йөри, яралана, “Батырлык өчен”, “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка бүләкләргә лаек була. Сугыштан кайткач тракторчы, бригадир, партия оешмасы секретаре, механик, авыл Советы рәисе, баш инженер хезмәтләрен башкара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Габделфәртович саубуллашканда: “Җиңүнең 75 еллыгында очрашырга язсын!” – дигән иде. Насыйп булмаган икән, бүген ветеранны соңгы юлга озаттылар. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X