Әнвәр Нургалиев концертлар куймый
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев соңгы арада күренми башлады. Дөрес, социаль челтәрдә халык белән элемтәдә ул. Әмма кайбер артистлар кебек концертларда күренми. Сәбәбен үзеннән сорадык.
“Яңа җырлар яздырам, иҗатны ташламыйм. Әмма концертлар белән чыгыш ясарга әллә ни теләгем юк. Үзегез аңлыйсыздыр, мондый вакытта концерт кую мораль яктан бик авыр. Вәзгыять бераз уңай якка үзгәрсә, әлбәттә, концерт куя башларга исәп, Аллаһы боерса”, - ди Әнвәр.
Реклама
Җырчы май аенда коронавирус белән чирләвен әйтте. Үпкәләренең 25 проценты зарарланып, хастаханәдә ятып чыккан. “Ләкин чирләдем дип, иркенләп йөрмим. Сакланабыз, битлек һәрвакыт үзем белән”, - ди Әнвәр Нургалиев.
Эльвира ШАКИРОВА
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/nvr-nurgaliev-kontsertlar-kuymyy-moral-yaktan-bik-avyr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев