erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнвәр Нургалиев: "Йөрәгем әрни..."

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның гаиләсе авыр вакытлар кичерә.

Җырчының әнисе инде шактый вакыт хастаханәдә ята, ә әтисе авылда ялгызы тормыш итәргә мәҗбүр. Ярты гасырдан артык бергә гомер иткән әти-әнисенең өзгәләнүен күрү балалары өчен дә зур фаҗига. Сөекле картларының күрешү мизгелләрен үзенең Инстаграм тасмасына урнаштырган Әнвәр Нургалиев.

 «Әти белән әни бик иртә өйләнешәләр. Әтиебез яшьтән әтисез кала, шул сәбәпле ул гаиләсе өчен бердәнбер терәк һәм ярдәмче була. Үсмер вакытта ук җигелгән үгезләр белән утын алып кайтырга йөри. Әтигә 18 тулгач, дәү әнием һәм туганнарыбыз әнине күрше авылда күреп, ошатып калалар да, әти өчен урлап алып кайтып китәләр. Шул көннән алып алар бер-берсеннән аерылмыйча, аңлашып 60 ел гомер итәләр. Төрле авырлыклар булса да һәрвакыт бер-берсенә тугры калып, бер-берсе өчен өзелеп торалар.

 Әни гаиләдә беренче булса да, әтидән узып берни дә эшләмәде. Әти йокласа, без тавыш-тынсыз гына йөрергә тиеш, әти табынга утырмыйча, беркем дә ризыкка тотынмый. Бик бай яшәмәсәк тә табыныбыз һәрчак мул иде. Әти сарык көтте, әниебез чөгендер басуында хезмәт итте. Без дә кечкенәдән эшләп үстек, тик утырмадык. Әти-әни 5 баласын тиешле тәрбия биреп үстергән. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Хәзер аларның өзгәләнүен күреп йөрәгем әрни. Әнинең авыруы, аларның газаплануы минем тормышымны икенче якка борды, күп нәрсәләргә карашымны үзгәртте», – дип уртаклаша артист.
Автор: Резеда Галикәева

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/nv-r-Nurgaliev--Y-r-gem-rni-160441/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X