erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ньютон төп законны карантин чорында ачкан

Бөтен дөньяда коронавирус таралу сәбәпле кертелгән карантинга бәйле рәвештә ватандашларыбыз Александр Пушкинның Болдино көзен искә ала. 1830 елда Русиядә таралган ваба (холера) эпидемиясе шагыйрьне Түбән Новгород губернасындагы Зур Болдинодагы йортында өч айга тоткарлый.

Шушы чорда Пушкин “Евгений Онегин” романы, “Повести Белкина” һәм “Маленькие трагедии” цикллары өстендә эшен тәмамлый, шулай ук “Домик в Коломне” поэмасын, “Сказку о попе и работнике его балде” әкиятен һәм 32 лирик шигырь, публицистик мәкаләләр яза.

Соңрак әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр ул елларны бөек урыс шагыйре иҗатындагы иң җимешле һәм чагу чор дип атады.

Мәҗбүри ялгызлыкта калган еллар иҗади даһилыгын көчәйтеп җибәргән шәхесләр бер Пушкин гына булмаган.

 

1665 елда Англиядә чума эпидемиясе башлана. Кембридж университетының Тринити колледжда укыту туктала. Шунда укып йөргән 22 яшьлек бакалавр Исаак Ньютон да Линкольншир графлыгындагы Вулсторп нәсел утарына кайтып китә.

Ньютон ул вакытны бик файдалы үткәрә. Үзенең төп ачышларын, шул исәптән, бөтендөнья тартылу законын да, шунда ясый. “Чума елларын” ул үзе дә гомеренең иң нәтиҗәле чоры дип атаган.

Ел ярымнан карантин тәмамлангач, Лондонда яшәүчеләрнең дүрттән беренең, 100 мең кешенең вафат булуы ачыклана. Ике елдан Ньютон профессор вазыйфасы ала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Берничә гасыр алдарак исә Джованни Боккаччо да үзенең иң билгеле китабы “Декамерон”ны нәкъ шундый чорда һәм шул турыда язган. 1348 елда Флоренциягә кешелек тарихында икенче чума пандемиясе килә. Ул шәһәр халкының өчтән ике өлешен алып китә. Шул чорда ук кешеләр “кара үлем”нән бары тик өйдән чыкмыйча гына котылып калып булуын белә. Боккаччо үзе әтисен һәм үги әнисен югалта. Аның дусты Петрарка исә сөеклесе Лаура белән мәңгелеккә хушлаша. Боккаччо Тосканиядә бер авылда котылып кала.

 

Уильям Шекспир да шундый чорны үткәрә. 1606 елның җәендә Лондонда чума башлана. Өч ел элек кенә шуны үткәргән властьлар катгый чикләүләр кертә, кешеләр җыелуны тыя. “Глобус” театры да ябыла. 42 яшьлек шагыйрьнең таланты чәчәк аткан чор була. Аңа театр репертуарын киңәйтү мөмкинлеге ачыла. “Король Лир”, “Макбет”, “Антоний и Клеопатра” пьесаларын ул нәкъ шул вакытта яза.

 

Бүген бөтен дөньяда коронавирус аркасында карантин чаралары күрелә, кешеләрне өйдә калырга өндиләр. Кемнедер бу чаралар борчый. Әмма бу хәлгә башка күзлектән карарга да мөмкин. Борынгы чорлар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, карантин һәм үзизоляция – иҗади эзләнүләр чоры да ул. Шуңа ышаныйк, куркыныч авыру чигенгәч, безне уникаль фәнни ачышлар һәм бөек әдәби әсәрләр көтәчәк әле.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Nyuton-t-p-zakonni-epidemiya-chorinda-achkan-227405/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X