erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч яклы килешүгә кул куйдылар

Киңәшмә эшлекле үтте.

Бүген район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы арасында төзелгән килешүнең 2022 елда үтәлешен карадылар һәм алдагы елга өч яклы килешүгә кул куйдылар. Киңәшмәне район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов алып барды. Киңәшмәдә ТРның мәгариф профсоюзлары комитетыннан баш хокуклар инспекторы Диляра Бугуева  катнашты. Диляра Ильясовна республика комитетына Арча районы профсоюзларыннан шикаятьләр, бәхәсләр белән мөрәҗәгать иткәннәре юк дип ассызыклап үтте. "Бу исә хәл ителмәгән мәсьәләләр, проблемалар юк дигән сүз түгел. Аларны районда  профсоюз оешмасында хәл итәләр", - диде Диляра Ильясовна. Районнан башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Киңәшмәдә сөйләшенгәннәр турында тулырак итеп район газетасында язарбыз. Уңышка ирешкән актив профсоюз әгьзалары бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X