Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өч билгегә коронавирус янамый!

    Астролог Павел Глоба, йолдызнамәнең өч билгесен коронавирус урап үтәчәк, дип ышандыра. Кемнәр алар?

    Кысла сәламәтлеген һәрчак кайгыртып яши, табигать тә аңа бу өлкәдә ярдәмләшә. Алар дөрес тукланырга ярата һәм начар гадәтләрне өнәми. Шуңа Кысла вирус йоктырудан качып котыла алачак.

    Укчының сәламәтлеге дә яхшы, нерв системасы да нык. Алар стресска һәм паникага бирелми, авыруга уңышлы каршы тора ала, гади булмаган вакытны табибларга мөрәҗәгать итмичә үткәрәчәк.

    Реклама

    Сакчыл Кәҗәмөгез авыруны кисәтү юлларын белә. Аның ныклы сәламәтлеге дә бу эштә булыша. Иммунитетны какшатучы начар гадәтләрне дә алар яратмый.

    Фото: pixabay.com

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/ch-bilgeg-koronavirus-yanamiy-175655/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: