erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Өч кешедән икебез үлде, мин исән калдым"

Ураза тоттым, шуңа исән калганмындыр

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Сеҗе авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшырдылар. Өйләренә барып. Курса-Почмак мәктәбе укучылары белән. Илназ Абзалов талгын гына гармунда уйнады, Сөмбел Шиһапова шигырь сөйләде. “Өч баламны очар кош итеп...” Бу шигырьне сөйләгәндә Курса-Почмакта яшәүче Наҗия апа Рамазанованың күзләре яшьләнде. “Ике улым фаҗигале вафат булды. Йөрәк җәрәхәте”, – диде ул.

– Әти 1890 елгы иде. Сентябрьдә сугышка алдылар. Ат белән алып киттеләр. Үзебез бәрәңге алабыз, үзебез әтине көтәбез. Зур-зур бәрәңгеләр чыкса, аңа күрсәтәбез, имеш. Тик ул кайтмады. Суслонгерга озатканнары турында ишеттек. Әни янына барып та кайтты әле. Сөйләшә алмаган, стройда вакытта бер бөтен ипине генә кулына тоттыра алган. Аннан сугышка киткән. Башта хатлары еш килде. Бераз туктап торды. Бер хатын җырлар белән язган иде. “Җир җиләге пешкән чакта, балаларым җыегыз, әтием исән кайтсын диеп, хәер-дога кылыгыз”. Бу юллар әле дә истә. 1945 елда исән-сау кайтты ул. “Өч кеше ашап утырганда янга гына снаряд кыйпылчыгы төште. Икебез үлде, мин исән калдым. Ураза  тоттым. Бәлки, шул ярдәм иткәндер”, – диде.

– Ә үзегез ничек яшәдегез, Наҗия апа?

– И, кызым, күрдек инде. Без гаиләдә сигез бала үстек. Җиде кыз, бер малай. Бер апама 100 яшь тула, – диде ул. – Берара яман ачлык китте. Авылда кычытканга кадәр калмады. Ир-атлар сугышка китеп бетте. Без, балалар да, өлкәннәр белән беррәттән тормыш йөген тарттык. Барысы да эләкте – симәнә дә ташыдым, урман да кистем, басудан да кайтып кермәдем. Аннан гомер буе колхозда эшләдем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наҗия апага быел 90 яшь тула. Шушы авыл егетенә кияүгә чыккан. Югары очтан түбән очка гына төштем, ди.  Ире 40 ел элек вафат. Үзе кызы Дания гаиләсе белән төп нигездә яши. Үзен шулай зурлап килүләренә сөенеп туя алмады.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X