Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өч хәрефле чир белән дә яшиләр

    Арчада күптәнге танышларымны очраттым.

    Шау итеп сөйләшеп алдык. Күңелләре көр иде. Хәл--әхвәлләрне сорашканнан соң берсеннән: "Иреңнең хәлләре ничек? Ялгышмасам, аның үпкәсендә иде бит" -- дип сорадым. "Аллага шөкер, яши", -- дип җавап бирде танышым. "Берәр диета тотамы, нәрсә дә булса эчәме?" -- дип кызыксындым. "Эчә, -- дип рәхәтләнеп көлде танышым. -- Көн саен 1-2 рюмка эчә". Сүзнең нәрсә турында барганын аңлап алдым. "Файдасы бармы?" -- дип сорадым. Һәм: "Ничек кенә әле!" -- дигән җавапны ишеттем.

    Икенче танышымда да онкология икәнен белә идем. Инде аңа хәзер 15 еллап бардыр. Аның да хәлен сораштым. "Синдә ул чир булмады ахры", -- дим. "Шул чир. Минем бәвел куыгында иде. Ә мин сөт эчәм. Кайнатмалар туглыйм да, сөт эчәм. менә яшим бит!"

    Реклама

    Күңелләре көр кешеләр алар, бәлки шул ярдәм итәдер. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә, көрәшергә кирәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: