erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч Пошалым – өч игезәк

Бу авылларны исемнәре генә түгел, уртак җырлары да берләштерә.

Малай чакта ук әтинең: “Арчага барып Пошалымнардан чана алып кайтам әле”, – дигәне хәтердә. Кул чанасы турында сүз бара инде. Чөнки ул елларда аерым кешеләргә ат асрау тыелган иде. Шуңа олысы, кечесе җәен “уфалла” арбасы, кышын кул чаналары тартты. Рәхмәт пошалымнарга, алар авыл кешесенең авыр хезмәтен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтте, ул чорда әлеге “техника”сы булмаган хуҗалык булмагандыр да.

Хәер, ат арбасын, чанасын да шул ук пошалымнар ясаган булган инде. Монысын тора-бара ачыкладым. Пошалымнар да өчәү булып чыкты...

Арба, чаналарны ясаучылар Югары Пошалымнар булган икән. Хәер, бүген дә бар әле бу авылда андый осталар. Югары Пошалымны элегрәк “шакы-шокы” дип йөрткәннәр, чөнки бу авылда төнлә дә шакылдаган-шокылдаган тавышлар ишетелеп торган. Кемдер арба, кемдер чана ясаган. Тарих битләрендә “XVIII йөз ахырында ук Пошалымның кайбер кешеләре Россия дәүләте һәм армиясе ихтыяҗларында урман әзерләгән, арба-чана һәм башка әйберләрне ясаган.  XIX гасырда Югары Пошалым авылында агачтан арба-чана, чиләкләр ясау һөнәрчелеге зур үсеш алган. XX гасырның 50нче елларына кадәр һөнәрчеләр үзләре җитештергән әйберләр белән кәсеп иткәннәр, базарлар гөрләп торган”, – дигән юллар бар.

Урта Пошалым авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров  Пошалым чаналарын бөтен татар дөньясына танытты. Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Илфат Дәүләтшин көй язган “Өч Пошалым – өч игезәк” җыры пошалымнарның гимнына әверелде, дисәк тә ялгыш булмас.

“Җырлап үтсәң, сизелми дә өч Пошалым арасы”

Хәзер бигрәк тә, чөнки өч авылны да асфальт юл тоташтыра. Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ Галимҗанова белән Югары Пошалым клубы мөдире Илдус Саттаров безне өч Пошалымга да алып барып аларның кызыклы, эшчән кешеләре, истәлекле урыннары белән таныштырып йөрделәр. Икесенә дә зур рәхмәт аларның. Авыл җирлеге башлыгы да менә килеп җитәм дип,  шалтыраткалап торды да, мөһимрәк эше чыктымы, тәки килеп җитә алмады. Әмма безнең сәяхәтнең уңышлы булуына керткән өлеше өчен дә рәхмәт инде.

Түбән Пошалымда Гөлназ Галимҗанова безне бик тә игелекле эшләр белән таныштырды. “Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә һәлак булучыларның гына түгел, сугыштан исән кайтучыларның да исемнәре язылды”, – ди ул. Авыл халкы көче белән тыл ветераннарына да һәйкәл куелды, анда аларның барысының да исем-фамилияләрне язылды”.

Бик әйбәт, башка авылларда да үрнәк итеп алырлык гамәл.

Колхозлар беткәч халык нишләр инде, дип аптырап йөрүчеләр дә булган иде. Аннан соң егерме еллап вакыт узды, ә тормыш дәвам итә. Һөнәрле кеше үлмәс, ди бит халык мәкале.

Түбән Пошалымда Вәгыйз Гариповлар хуҗалыгына кердек. Юлдашларым йорт хуҗасының эшләмәгән, кулыннан килмәгән эше юк, дип бик мактаганнар иде. Чыннан да шулай икән шул. Сөйләшергә дә җайлы кеше булып чыкты.

– Ничә мич чыгардыгыз, бу һөнәргә кайда өйрәндең? – дим.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Күп инде алар, санаган юк, – диде ул. – Унынчы класста укыганда Фәнис абый Минһаҗев бездә мич чыгарган иде, шуны карап тордым да, мунча миче чыгарып карадым. Шуннан китте инде...

Вәгыйзнең хатыны Гүзәл Кукмара якларыннан. Кукмарада кунак булып кына йөрми ул, анда да ул чыгарган мичләр шактыйга җыела, ди. Кукмарадан итек басарга өйрәнеп кайткан, 2003 елдан бирле итек баса. Йортларга су да кертә, тәрәзә яңаклары, капкалар һ.б. ясый. Абзарда өч сыерлары, башка маллары бар, кош-кортлар асрыйлар. Хатыны, улы, кызы – бар да булыша. Аларда гаҗәеп тавыклар да күрдек – кытай тавыклары икән. Гүзәл Кукмарадан алып кайткан. Үзләре ап-ак булсалар да, итләре кап-кара, ди.

Авылдан читтә, табигатьнең матур почмагында урнашкан умарталыкка керәбез. Безне Булат дигән егет каршылый. Әтисе Айдар Зәйнуллин Үрнәктәге МЧС системасында эшли. “Безнең Вәзыйх бабай да умартачы булган, – ди Булат. – Әти аның эшен дәвам итә, мин дә каникул вакытларында булышам. Төрле токымлы кортлар тотабыз, сынап карыйбыз”.

Булат аграр университетның икътисад факультетында укый.

Югары Пошалымга барганда уң якта Рифат Галәветдиновның кошчылык фабрикасы урнашкан. Үз эшен буш урында диярлек башлаган кеше ул Рифат. Гаять тырыш гаилә, хатыны, улы белән матур гына эшләп торалар. “Быел өченче партия бройлерлар үстерәбез инде”, – ди ул. Каз, үрдәк бәбкәләре, тавыклар саталар. “Җирне рәсмиләштерүе иң кыены булды, ди Рифат. – Инде очына чыгабыз бугай”, – дип шатланып куя.

Менә Югары Пошалым. “Эх, Пошалым чанасы ла, җәйләр җитсә – арбасы” дигән җыр юллары шушы авыл турында инде. Заманында бик күп булган авылда андый осталар. Бүген дә бар әле алар.

– 18 мәчеткә манаралар ясадым, – ди Равил Галәветдинов, күпме чишмә буралары бурап бирдем. Йортлар да төзим, арба, чаналар да ясыйм.

Рәдиф Нигъмәтуллин да сораучылар булганда чана, ат арбалары ясый. Кошевкалар да ясаган. Соңгы вакытта заказлар гына юк икән. Алар кыйммәт тора, байларның акчасы бетте ахрысы, дип елмая.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X