erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч тапкыр гафу үтенгән

Кибеттән әйбер алганда искә төште.

Кибеткә салмыш бер ир кеше килеп керде. Битлеге дә, перчәткәсе дә юк. Кассада утырган ханым, битлек, перчәткә киегез, видео белән хәзер полицейский кереп җитә, дип сак кына әйтте. Теге ир кеше гаепле, гаепле дия--дия бер яртыны алып чыгып китте. Ярый әле теләсә нәрсә әйтмәде. Бер хәлне сезгә дә сөйлим әле. Безгә моны Казанда эшләүче бер кибетче сөйләде.

Бу кассада утыра икән. Бер ир кешегә: "Кибеткә маскасыз, перчаткасыз керергә ярамый", -- дип кисәткән. Шуннан теге ир кеше кассирга урысчалап теләсә ниниди әшәке сүз әйтә башлаган. Ишәк, фәхишә, себерке... Тагын әллә ниләр... хәзер мин сиңа дип, чалбар төймәләренә кадәр чишә башлаган. Шуннан ашыгыч рәвештә полиция чакырталар. Полиция кассирга гариза язасызмы дип сорагач, юк гариза язмыйм, миннән гафу үтенсен дигән. Теге ир кеше кассирдан өч тапкыр гафу үтенгән.

Монысы икенче очрак. Шулай ук битлек белән перчәткә киегез дигәнгә бер ир кеше кассирга  "синең башыңа гандон киертергә кирәк", дип котырып чыгып киткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нинди галәмәт бу?! Кеше шулкадәр әшәкеләндеме хәзер, әллә коронавирус галәмәтеме бу? Аңламассың...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X