erid:2VtzquqpS7d
Өченче чакырылыш район Советының соңгы утырышы
Арча яңалыклары

Өченче чакырылыш район Советының соңгы утырышы

Бүген Арча район Советының чираттагы 47 нче утырышы узды.

Ул тарихка өченче чакырылыш район Советының соңгы утырышы булып кереп калыр . Депутатлар бу составта бүтән җыелмый. Алда муниципаль сайлаулар.

Ә бу утырышта район тормышына кагылган агымдагы дүрт мәсьәлә каралды. Депутатлар хокукый актларга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз. 

Соңыннан район Советы рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев барлык депутатларга бердәм уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, истәлек бүләкләре тапшырды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев