erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өченче яки аннан соңгы бала кайчан туса, ипотека өчен компенсация бирәләр?

Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен компенсация бирү чараларын дәвам итәргә кушты

 

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен компенсация бирү чараларын дәвам итәргә кушты. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Кремль сайтындагы документтан билгеле булганча, әлеге карар Дәүләт Советы президиумының май азагындагы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

«Өченче яки аннан соңгы балалар 2023 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә ипотека торак кредиты (займы) буенча 450 мең сумга кадәр күләмдә дәүләт ярдәме чараларын озайтырга», – диелә хәбәрдә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу темага доклад 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

Хәзер гамәлдә булган нормалар буенча, өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә ипотека кредитын тулысынча яки өлешчә каплау өчен дәүләт ярдәм итә. Бу чара 2023 елның азагына кадәр дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-kup-balaly-gailalarga-ipoteka-ocen-kompensaciya-caralaryn-davam-itarga-kusty-5856039

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X