erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өчесе дә матурлар, өчесе дә батырлар

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Ул быел егерменче тапкыр берничә номинация буенча үткәрелде.

Мәдәният һәм рухият өлкәсендә хезмәт куйган ханымнар да, күп балалы аналар, галим хатын-кызлар, төрле һөнәр иясе булган ханымнар да, бизнес-ледилар, өченче буын геройлары да читтә калмады. Иң сөенечлесе – Казанда үткәрелгән котлау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында безнең районнан өч ханым катнашты. Шуларның берсе республика күләмендә җиңеп, сәхнәгә күтәрелде һәм затлы тун иясе булды. Бу язма мактаулы ханымнарыбыз турында.

Беренче булып сүзне республика күләмендә җиңү яулаган ханым – Илдус авылында яшәүче Гөлгенә Хәбибрахмановадан башлыйсы килә. “Мин “Хатын-кыз – ана” номинациясе буенча бәйгедә катнаштым. Зона туры онлайн үтте. Өйгә килеп видеога төшерделәр. Көндәшләрем – 9 районнан 5 кеше иде. Республикага үттем. Анда да биш кеше булдык. Шулар арасыннан җиңүче итеп мине сайладылар. Сәхнәдә мине Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Дулкынландым. Шул мизгелләр искә төшсә, әле дә дулкынланам. Кечкенә генә Илдус авылыннан чыккан ханым өчен зур сәхнәгә чыгу – әйтеп бетергесез зур шатлык. Бу минем генә түгел, ирем Айдарның, җиде баламның да җиңүе”, – диде Гөлгенә ханым.

Сөйләшеп киттек. Сүз кайда эшләве белән кызыксынудан башланды. Эшләми, инвалид бала карый икән ул. Төпчек улы Саматта 4 айлык вакытында лейкоз авыруы тапканнар. Казанда хастаханәдә 8 курс химия терапиясе үткәргәннәр. “Булмый. Көзгә кадәр торса торыр”, – дигән сүзләрне ишеткәндә ана йөрәге ничек түзгәндер?! Тик олы кызы Тамчы әтисе белән Мәскәүгә трансплантация белән шөгыльләнгән клиникаларга яза башлыйлар.

– Ниһаять, алып килеп карагыз, дигән хәбәр алдык. Бөтен балаларның каннарын сорадылар. Хәзер Мәскәүгә барасы бар, ә акча юк. Казанда дәваланганда бар нәрсәне сатып бетердек. Рәхмәт, шунда “Западный”кибете хуҗасы Әгъләм Локманов, Шушмабаштагы “Форсат” кибете җитәкчесе Фәрит Әсәтов ярдәмгә килде. Шулай Мәскәүгә юл алдык. Хастаханәдә ятканда Шушмабаш мәктәбе, Шушмабаш, Шекә мәчетләре, ирем эшләгән Арча газ хезмәте матди ярдәм итте, хәйрия концерты куеп, аннан җыелган акчаны Арча сәнгать мәктәбе күчерде. Туганнар, бөтен Татарстан халкы булышты, – диде Гөлгенә ханым.

Ике тапкыр трансплантация ясыйлар балага. Беренчесендә 7 сыйныфта укучы кызлары Айгөл донор була. Тик ул гына җитми. Шулай да авыру бераз чигенә. Аннан Германиядән донор табыла. 2 миллион 500 мең сум акча кирәк була. Нишләргә? Чулпан Хамматованың хәйрия фонды 1 миллион бирә. Ә калганы?

– Мәскәү телевидениесе аша чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Русча ул кадәр дәрәҗәдә яхшы белмим. Текстны ятласам гына инде, дип уйладым. Әмма болытлар арасыннан кояш чыккандай, яхшы хәбәр килеп иреште – Германиядән бер гаилә миллион ярым акча күчерде. Балалары шул авырудан вафат булган. “Безнең күз яшьләребез белән чагыштырганда акча берни түгел”, – дип язганнар иде алар, – ди Гөлгенә ханым. – 2 ел да 4 ай кайтмыйча Мәскәүдә яттык. 6 бала белән Айдар берүзе калды. Яшисе, кредит та түлисе бар. Иремә бик рәхмәтлемен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барына да түзә Айдар. Тик сабырлыкның да чиге бар шул. Инфаркт булып, операция кичерә. Аннан онкология чире табалар. Өйдә дәвалана. Әмма зур бәхетләре – балалары яннарында. Тамчы үзе гаиләле, 2 бала үстерә. Айгөл апасы кебек шәфкать туташы булырга укый. Шигырьләр яза. Айтуган – җиңүләр яулап килүче көрәшче. Дамир, Данис, Надирлары да бик активлар, – диде Гөлгенә Хәбибрахманова. – Самат та калышмый. “Аңа хәзер 7 яшь. Тик русча гына сөйләшә. Мәскәү табибына бу хакта әйткән идем: “Немецча сөйләшсә дә аптырама. Донор немец бит”, – диде. Бүгенге көнебез Аллага шөкер. Ирем дә, үзем дә дин юлында. Мин “Маһинур” мәдрәсәсен тәмамладым. Хөкүмәт ярдәм итеп тора. Иң мөһиме – балалар исән-сау”.

Арчадан Альбина Фатыйхова белән Шурабаштан Олеся Антипова да “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона ярышында җиңү яуладылар. Алар турында беренче генә язуыбыз түгел инде. Альбина ханым мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйгедә катнашып, лауреат исемен яулады. Ә Олеся “Нечкәбил” республика бәйгесендә “Хәзинә саклаучы Нечкәбил” номинациясендә җиңеп чыкты.

Альбина Фатыйхова 25 ел инде Арча сәнгать мәктәбендә фортепиано һәм вокал буенча укыта. Аның кул астында уйнарга, җырларга өйрәнгән балалар республика, Бөтенроссия, төбәкара фестивальләр, бәйгеләр лауреатлары исемнәрен яулый. Ул җитәкләгән “Күңелле балачак” вокаль ансамбле дә уңышлары белән сөендерә. Быел “Созвездие-Йолдызлык”  республика фестиваленең зона турында беренче урынны яулады. Үзе дә искиткеч матур, моңлы тавышы белән сокландыра. Гаиләсе дә үрнәк. Өч балалары бар. Һәр яктан килгән, хезмәте өчен дистәләгән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары иясе булган бу ханым лаеклы рәвештә җиңү яулады.

Олеся Антипова Шурабаштан, милләте буенча мари. Шурабаш мәктәбендә мари телен укыта. Шул ук вакытта авыл мәдәният йортында “Шишор” мари халык фольклор коллективын җитәкли. Ире Валерий шофер, ул да, уллары Эмиль белән Адель дә ансамбльгә йөриләр. Оста биючеләр. Олеся кул эшләре белән шөгыльләнә, кечкенәдән чигә. Гаилә ядкәрләрен саклауга да зур урын бирә. Төп хезмәте, өйдәге эшләр, балалар иҗатына зыян салмый аның, киресенчә, аңа рух өсти, ярдәм итә. Гаилә белән бергә сәхнәгә чыгу үзе үк ныклы терәк булуны күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X