erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өчиле кызы Мирослава Шуваловага Рөстәм Миңнеханов айфон бүләк иткән

Бүген, 25 декабрь көнне, Казанда республика "Чыршы бәйрәме" узды

Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда булган чарада Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив балаларын котлады. 

Бирегә укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән балалар катнаша.

Арча районыннан "президент чыршысын"на Өчиле кызы Мирослава Шувалова сайлап алынган. Ул 7 сыйныфта белем ала һәм иң актив укучыларның берсе булып тора. Кыз әледән-әле төрле бәйгеләрдә, район, республика уздырган чараларда катнашып тора. Мирославаны "Волонтеры Победы" Бөтенрәсәй иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге сайлап ала һәм аңа республика Чыршы бәйрәменә бару бәхете елмая.

Бәйрәм Мирославага бик ошаган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа үзе 11нче Айфон бүләк иткән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шундый яшьләр булганда районыбыз киләчәге һичшиксез ышанычлы кулларда.

 

Тулырак мәгълүматны газетабызның алдагы саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре Президентская елка

2
X