Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Очрашуның шаһите – ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач һәм зәңгәр күк йөзе

    Чәчәкләр дөньясында

    Җиңү паркы узган шимбәдә чәчәкләргә күмелгән иде. Биредә чәчәк күргәзмәсе оештырылды.

    Укытучылар кулы тигән әйбер начар булмый, дия торган гадәтем бар. Чыннан да, элек-электән укытучы иң булган, иң оста, иң талантлы кеше саналган. Хәзер дә аларның сәләтләренә сокланып туя алмаслык. Бала тәрбияләүче, аларга белем бирүче кеше шундый булырга да тиештер, мөгаен.

    Паркка керүгә атлаган саен безне тере чәчәкләр, ягъни чәчәкләр булып киенгән үзләре дә чәчәкләргә тиң укытучы кызлар каршы алды. Шунда ук йөзләрдә елмаю балкыды, күңелләр күтәрелеп китте. Ел да мәктәпләр оештырган чәчәкләр күргәзмәсе  миңа шулай тәэсир итә. Чәчәкләр булганга гына түгел, аларны үзләренә генә хас осталык белән күрсәтә белгәннәре өчен.

    Бу елгы чәчәк күргәзмәсе ТАССРның 100, районның 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Менә шушы темалар чәчәкләр аша ачылган.

    Шурабашлар янына мине элеккеге бала арбасы тартып китерде. Нигәдер, ерактан ук шул күзгә төште. Аннан мариларның чигүле әйберләренә сокланам мин.

    – Без үз эшләребезне ТАССРның һәм Мари республикасының 100 еллыгына багышладык. Без үзенчәлекле төбәк. Марилар һәм татарлар дус, тату яшәгән, кулга-кул тотынып эшләгән бердәнбер җирлек. Шуңа бүген мари өен дә күрсәтергә булдык. Һәр нәрсәне ромашкалар белән бизәдек. Ромашка ул ике милләт дуслыгын күрсәтүче чәчәк, – дип аңлатты Шурабаш мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллина.

    – Ә без Арча читекләренә тукталдык, – диде Кушлавыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рания Әюпова. – Читекләр Арча ягының данын еракларга таратты. Бу милли аяк киемен чигүче осталарыбыз да бар. Без чәчәкләр аша Арча читекләренә һәйкәл куярга булдык.

    Хәсәншәех, Апаз мәктәпләре төп тема итеп Җиңүнең 75 еллыгын алганнар. Яңа Кенәр мәктәбе дә шушы темага тукталган. Аларның эшләре һәр ел үзенчәлекле була. Бу юлы да Ткачевларның “1945 елның мае” дигән рәсемне үзәккә алып, шуның буенча тере картина тәкъдим иттеләр. Сугыштан җиңү яулап кайткан солдатны каршы алалар. Менә сызгырып эшелон килеп туктый. Аннан солдат төшә. Бу очрашуның шаһите – ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач һәм зәңгәр күк йөзе. Ана, гаиләсе өчен нинди зур сөенеч. Исән-сау кайткан. Менә шундый күренеш. Җиңү паркында.

     Шунда чәчәкләргә төреп ясаган “Мин Арчаны яратам” дигән композициягә күз салдым. Иске Кырлай мәктәбе укытучылары эше. Канәфер чәчәкләреннән кул белән бөртекләп ясалган ул. Нинди зур хезмәт. Мин ул чәчәкләрне тынычлыгыбыз өчен сугышта һәлак булганнар алдында баш ию дип кабул иттем. Нинди генә чәчәк булса да, тормышыбызны тагын да бизәсен, матур киләчәгебез символы булып торсын иде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: