erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Очраштылар, балаларны сөендерделәр

Апрель башында “Сугышчан туганлык” оешмасы ветераннары махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты.

Алар безнең районнан киткән солдатларга гуманитар йөк, адреслы посылкалар илтте.

Бу хакта безгә “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов хәбәр итте.

– Гуманитар йөк әзерләүдә “Сугышчан туганлык” оешмасы ветераннары, Яңа Кенәр авыл җирлеге халкы, оешмалардан бертуган Ленар һәм Булат  Гыйльфановлар җитәкчелегендәге “Эталон” ширкәте, “Газсервис” оешмасы (җитәкчесе Марат Нигъмәтуллин), Әгъләм Локманов, “Тепло-Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев) ярдәм итте. Һәм, әлбәттә инде, район хакимияте булышты, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кенәр авылыннан әфганчы Ленар Гарипов үз машинасында барды. Ул бу юлы махсус хәрби операция барган зонада унынчы тапкыр булды.

Төркем түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итте: Арча-Казан-Тамбов-Түбән Серебрянка (чик буе, таможня пункты)-Коржовое Сватов районы (биредә гуманитар йөк тапшыру өчен туктадылар)-Воеводовка (шулай ук гуманитар ярдәм калдырдылар)-Кудряшовка-Северодонецк (бу шәһәрдә госпитальгә гуманитар йөк тапшырдылар, төн йокладылар). Икенче көнне Северодонецкидан Алчевскига, аннан Перевальскига бардылар. Монда да госпитальгә гуманитар ярдәм бушаттылар.

Кайтканда Писаревка авылына тукталып, мәктәпкә гуманитар ярдәм калдырдылар. Барлыгы гуманитар ярдәмне ике госпитальгә, 1234нче полкның өч батальонына тапшырдылар, беренче батальон вәкилләре белән очрашып аралаштылар. Мәктәптә балаларга конфет, печеньелар калдырып, аларны сөендерделәр. Алчевск, Луганск шәһәрләренең сугышчан туганлык ветераннары белән элемтә урнаштырдылар. Шулай ук сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган әфганчылар, десантчылар, чик сакчылары, махсус хәрби операциядә катнашканнарга куелган һәйкәлләр янында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X