erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өйдән килгән һәр нәрсә кадерле

Арчадан тагын бер машина махсус хәрби операция барган зонага юл тотты.

Бу юлы нәрсәләр алып киттеләр? Шундый һәм башка кызыксындырган сораулар белән без волонтер Алинә Латиповага мөрәҗәгать иттек. Ул волонтерлар төркеменә беренчеләрдән булып килеп керде. Берничә кеше башлап җибәргән эш бүген киң чагылыш тапты.

– Алинә, сез бүген тагын гуманитар йөкне озатып җибәрдегез. Бу алдан шулай уйланылган идеме?

– 20 гыйнвар көнне дип алдан ук планлаштырып куйган идек. Менә бүген “Газель” машинасы юлга чыкты. Әйберләрне әле бүген дә төшкә кадәр кабул иттек. Бу юлы гуманитар йөк булмый. Адреслы посылкалар гына. Алар туганнары, авылдашлары тарафыннан җирлек башлыклары җитәкчелегендә тутырылды. Гуманитар йөк ни өчен әзерләнмәде? Чөнки анда складлар тулы, диделәр. Ә исемле посылкаларда иң кирәкле әйберләр генә була һәм иясенә барып ирешә. Һәрхәлдә, әлегә безнекеләр посылканы алмаган, дип зарланган кеше булмады.

– Исемле посылка булгач, ул яхшылап төрелгән, я булмаса, капланган була. Нәрсәләр салырга һәм, киресенчә, салмаска тәкъдим итәсез? Әле бу соңгысы булмас, киләчәккә белеп торсыннар өчен соравыбыз.

– Иң мөһиме, алкогольле эчемлекләр салмаска. Бу бик куркыныч. Эчкән кешенең игътибары да югала, йоклап китәргә, тик торганда ата башларга мөмкин. Зинһар, андый исерткеч әйберләр салмагыз. Якыннарыгызның үзләренең тормышына куркыныч тудырачак бит алар. Кечкенә газ баллоннары, җылы оекбашлар, киемнәр, юеш салфеткалар, юеш сөлгеләр, медицина, шәхси гигиена кирәк-яраклары сорыйлар. Шуның янына шоколад, куертылган сөт (сгущенка), печенье куярга була. Минем ирем дә махсус хәрби операция барган зонада. Ашау күп, мичләр дә җитәрлек, диде ул. Кайберәүләр безгә бер әйбер дә килеп җитми, дип зарлана. Берәү дә китереп бирми. Кемгә кирәк, шул сорап ала. Шул мичләрне алып, землянка корып, мунча ясаганнар да бар. Землянканы җылыттык, өсне салып йок-лыйбыз, ди ирем. Кешенең үзеннән тора.

– Волонтерлар төркемендә шәмнәр кирәк булуы турында язалар.

– Әйе, шәмнәр кирәк. Окоп-ларда яндыра торган. Озак та яна, җылыта да. Шуның өчен яшел борчак, кукуруза һәм башкалардан бушаган калай банкалар җыябыз. Аннан эченә гофра картон тыгып, өстенә балавыз агызабыз. Шәмнәрне эретеп салырга да була, тик алар начар ис чыгара, шуңа без балавыз кулланабыз. Аны сатып алабыз.

– Маскировка өчен сеткалар ясау дәвам итәме, әллә алар да җитәме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк, кирәк алар. Материаллар алынды, ясыйлар. Хәзер ак түгел, караңгы төсләр кирәк. Иртә яз, соң көз кебек. Иске үлән, агач кәүсәсе төсендә, дип әйтимме? Кар астыннан чыккан пычрак төсләр. Бер көн кар яуса, атна буе яңгыр икән анда. Көндез җылы, төнгә суыта. Шундыйрак материаллар алып кисеп куйдык. Кайберәүләр үзләренең материалларын куллана.

– Акча кирәк бит барысына да. Күчерәләрме соң?

– Аның буенча активлык югалды. Башка районнар кебек активрак булсыннар иде. Без зур суммалар сорамыйбыз. Тамчыдан күл җыела, көчләреннән килгәнчә үз өлешләрен кертсеннәр. Бар нәрсә шуннан тора. Менә әле кыска ялга кайткан егетләр аша рацияләр алып җибәрдек. Квадракоптерлар кирәк. Маскировка өчен сеткаларга да материалларны сатып аласы бит.

– Акчаны һаман да шул бер номерга күчерергәме?

– Әйе, Руслан Әһлиевка (89625562525. СБП бар). Башка номер юк. Хәзер мошенниклар күбәйде. Волонтерлар, командирлар исеменнән шалтыратып акча сорыйлар. Безнең беркемнән дә акча сораган юк. Ул кешеләрнең үзләреннән генә тора торган эш. Игътибарлы һәм сак булсыннар иде. Без монда рәхәттә яшәгәндә, егетләребез анда газап чигә. Безнең ярдәмгә мохтаҗлар. Шул хакта онытмасыннар иде. Хатлар языгыз, дибез. Мәктәп укучылары билгесез солдатка яза. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар рәсемнәр ясап җибәрә. Читтә, яу кырында булганнарга өйдән килгән шундый әйберләр дә бик кадерле.

– Алинә, сез күптәннән бу эшне алып барасыз бит инде.

– Алия Нигъмәтҗанова, Зөлфәт Кадыйров, Руслан Әһлиев, Гөлчәчәк Усинова, Юлия Гайнетдинова, мин – волонтерлар төркеме оешуның беренче көненнән үк. Оештыручылары да үзебез. Аннан Алсу Нуриәхмәтова белән Гөлфия Гарифҗанова килеп кушылды. Һәрберсенең үз эше. Юлия, мәсәлән, шәмнәр ясау өчен җаваплы, мин исемле посылкалар җыям, кемдер финанс өлкәсен алып бара. Ярдәмчеләр төркеме дә бар. Кирәк булганда аларга мөрәҗәгать итәбез. Дуслар, туганнар булыша. Бердәм булып эшлибез.

– Үз гаиләләрегез, эшегез дә бар. Өлгерәсез. Рәхмәт яусын барчагызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X