erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Октябрьдә безне нинди үзгәрешләр көтә

Беренче баласы туган яисә тәрбиягә бала алган аз керемле гаиләләр өчен 1 октябрьдән үзгәрешләр көтелә. Хәзер алар дәүләт түли торган пособиене “Мир” картасына гына алу мөмкинлегенә ия.

Ә карталары булмаганнарга акча кулга бирелә яисә картага бәйләнмәгән исәп-хисап счетына күчерелә ала.
Сүз уңаеннан, бу карта икенче һәм өченче балага пособие алучыларга; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга пособие алучыларга; тулы булмаган гаиләләрдә пособие алучыларга; йөклелек чоры һәм бала табу, бала тәрбияләү буенча түләнелә торган пособиеләрне алучыларга да кирәк булачак.

1 октябрьдән алып кайбер бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Үзгәрешләр МЧСның коткару үзәкләрендә эшләүчеләргә, социаль өлкәдә, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләрендә, гидрометеорология өлкәсендә, стандартлаштыру, метеорология һәм Росстандарт тәҗрибәләре үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүчеләргә кагыла.

Индексация, якынча, 4 процент тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч, субъектларга һәм һөнәргә бәйле рәвештә, үзгәрергә мөмкин. Чөнки өстәмә акча күләмен төбәкләр үзләре билгели. Әмма сумма федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нормадан ким булырга тиеш түгел.
Индексация Владимир Путинның май указларында телгә алынган һөнәрләргә (медицина хезмәткәрләренә, педагогларга һәм башкаларга) кагылмый. Чөнки аларның хезмәт хаклары 1 гыйнвардан арта.

2021 елның августында яңа канун нигезендә, ОСАГО полисын рәсмиләштергән вакытта, техник тикшеренү узу таләп ителми иде. Әмма 1 октябрьдән кайбер автомобильчеләр әлеге процедураны узарга тиеш була. Бу исемлектә диагностика карталарының срогы быелның февраль, март, апрель, май аенда чыгучылар керә. Әгәр дә срок июньдә чыккан икән, карта ноябрь аена кадәр гамәлдә санала.
Моннан тыш, транспорт 4 елдан артык кулланылышта булган очракта, йөк һәм пассажирлар транспортларына да техник карау таләп ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 октябрьдән иминиятләштерү буенча канунда да үзгәрешләр көтелә. Хәзер коммерцияле булмаган оешмалар да кертемнәрен иминитяләштерә алачак. Бу исемлектә кулланучылар кооперативлары, дини оешмалар, хәйрия фондлары кертемнәре бар. Банк белән бер-бер хәл булган очракта, акчаның 1,4 млн сумын кире кайтарып булачак.

12 октябрьдән гражданлык алу җиңеләя. Россия гражданины булырга теләүчегә 18 яшь тулган булу шарт. Шулай ук тиешле органнар аның кул бармаклары эзен алачак. Киләчәктә ул мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы базасында сакланачак.
Инвалидлык рәсмиләштерү дә җиңелрәк узачак. Моны хәзер медицина социаль экспертизасына шәхси гаризасыз да ясаячаклар. Ә моңа кадәр рәмиләштерелгән инвалидлык автомат рәвештә тагын ярты елга озайтыла.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/oktyabrd-bezne-nindi-zgreshlr-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X